tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы районы авылында Тау чишмәсе икенче сулыш алды
Баулы районы авылында Тау чишмәсе икенче сулыш алды

Баулы районы авылында Тау чишмәсе икенче сулыш алды

Баулы районы Исергәп авылында истәлекле вакыйга булды. Капиталь ремонттан соң авылның Тау чишмәсен ачу тантанасы узды. Чарада җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы да актив катнашты.

Бу җәйдә чишмә танымаслык булып үзгәрде. Биредә нефтьчеләрнең матди ярдәме белән зур күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды: баскычлар ясалды, брусчатка салынды, беседка, балалар мәйданчыгы куелды, чәчәкләр утыртылды һ.б.

Бу матур нәтиҗә нефтьчеләрнең, авыл җитәкчелегенең һәм кешеләренең: аксакалларның, бюджет оешмалары хезмәткәрләренең, җирле “Ак калфак” апаларының уртак тырышлыгы ярдәмендә мөмкин булды.

Бәйрәмгә авыл халкы, Исергәптә туып-үскән, бүген башка җирләрдә яшәүче авылдашлар, шулай ук чишмәне төзекләндерүгә акча бүлеп биргән һәм эшне башкарган “Татнефть- АЗС Центр” ҖЧҖ филиалы, “Татойлгаз” АҖ вәкилләре килде.

Шатлыклы вакыйга белән авыл халкын Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, “Татнефть- АЗС Центр” ҖЧҖ филиалы җитәкчесе Линар Рәхимов, җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рузилә Әбүзәрова тәбрикләде.

Рузилә ханым чишмәне төзекләндерүне башлап йөрүчеләрдән булган авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллинга, Линар Рәхимовка, шулай ук бүген 85 яшен тутырган Суфиян абый Нәгыймовка оешма исеменнән бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм көнендә Тау чишмәсенә махсус атап язылган җыр премьерасы да булды. Аның сүзләрен Исергәп имамы Камил Шәмсуаров, көен – Германиядә яшәп җырлар иҗат итүче Ирек Габдрахманов язган. Җырны Баулының талантлы җырчысы Ленар Солтанов башкарды.

Бәйрәм концерт, чәй табыны белән дәвам итте.

Фәридә Зыярова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*