tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ульяновск шәһәрендәге “Татар йорты” музеена барды
Васил Шәйхразыев Ульяновск шәһәрендәге “Татар йорты” музеена барды

Васил Шәйхразыев Ульяновск шәһәрендәге “Татар йорты” музеена барды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев Ульяновск өлкәсенә сәфәре барышында, “Татар йорты” музее белән дә танышты. Ул Ульяновск шәһәренең Идел аръягы районында урнашкан. Биредә кунакларны Идел аръягы районы татар милли-мәдәни автогномиясе рәисе Рафаэль Нәҗметдинов каршы алды.

“Татар йорты” музеенда халкыбызның тормыш-көнкүреше, әби-бабаларыбызның авылдагы яшәеше тасвирланган. Музей белән танышканнан соң, Васил Шәйхразыев “Татар йорты” ишегалдында яшь агачлар да утыртты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*