tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулыда Фәнис Яруллин шигырьләре итальян телендә яңгырады
Баулыда Фәнис Яруллин шигырьләре итальян телендә яңгырады

Баулыда Фәнис Яруллин шигырьләре итальян телендә яңгырады

7 декабрьдә Фәнис Яруллин исемен йөрткән Кызылъяр мәктәбендә “Яруллин укулары” шигырь бәйгесе узды.

Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсе мәдәният һәм мәгариф бүлекләре белән берлектә беренче тапкыр уздырган чара бик матур узды. Шигъри бәйгедә барлыгы 40 тан артык мәктәп укучысы катнашты. Район һәм шәһәр мәктәпләреннән генә түгел, күрше Башкортостаннан бәйгедә катнашырга әзерләнеп килгән кунаклар да бар иде. Алар Фәнис Яруллинның шигырьләрен сәнгатьле итеп жюри каршында сөйләделәр.

Мәдәни чарага җирле мәктәп ныклап әзерләнгән, килгән кунакларны биредә якты йөз, чәкчәк белән каршы алдылар.

Бәйге алдыннан укучыларга Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина илһам һәм уңышлар теләде.

Бәйгечеләр ике төркемгә бүленде. Бер төркемдәгеләр Фәнис Яруллинның шигырьләрен татар телендә сөйләсәләр, икенчесендәгеләре төрле телләрдә – инглиз, рус хәтта итальян телләрендә дә ишеттерделәр.

Туймазы шәһәре мәктәбенә Италиядән рус телен өйрәнергә килгән 17 яшьлек итальян кызы Кьяра Мария Масторе да Фәнис Яруллинның “Туган ягым” шигырен үз телендә сөйләде. Кьяра сүзләренчә, ул безнең якның табигатен, татар, рус халкының мәдәниятен яратып өлгергән. Үзенең якыннарын да биредәге мәдәният белән якыннан таныштырасы килүен яшермәде ул.

Балаларның бәйгегә тырышып, бар көчләрен салып әзерләнгәннәре күренеп торды.

“Мин Кызылъяр авылында кунакта беренче тапкыр гына түгел, Фәнис Яруллин музеенда да булганыбыз бар, – ди Туймазы районы Уязытамак авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Әкълимә Хәлиуллина. – Кызылъяр мәктәбе үзенең оешканлыгы, кунакчыллыгы белән аерылып тора. Безнең балалар да бәйгедә катнашырга теләк белдерделәр. Фәнис Яруллиннның шигырьләре гади һәм аңлаешлы. Тормыш юлы да башкаларныкыннан аерылып тора, шуңа да балалар шагыйрь белән бик кызыксына. Шигырьләрне дә балалар фәкать үзләре сайлап ятлады”.

Айгөл Хөсәенова

bavly-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*