tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулыда Муса Җәлил шигырьләре биш телдә яңгырады
Баулыда Муса Җәлил шигырьләре биш телдә яңгырады

Баулыда Муса Җәлил шигырьләре биш телдә яңгырады

Баулыда «Җәлил укулары» III Халыкара әдәби бәйгесенең сайлап алу туры узды. Чараны Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе, Баулы районы мәгариф һәм мәдәният бүлекләре оештырды.
Быел, коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, сайлап алу турын читтән торып уздырырга карар кылынды. Конкурсантлар жюри карамагына видеоматериаллар тәкъдим иттеләр.
Узган ел сайлап алу турында 60ка якын баулылы катнашса, быел 110 кеше үз көчен сынап карады. Конкурста беренче тапкыр балалар һәм яшүсмерләр генә түгел, теләге булган һәркем катнаша алды. Иң нәниләргә Сәйдә Фәритова белән Милана Гафуровага бары өч яшь булса, иң өлкәне катнашучы – ветеран -укытучы Наҗия апа Гыйльфанова.
Шәһәрнең балалар бакчалары тәрбиячеләре аеруча актив булуын билгеләп үтәргә кирәк.
Бәйгечеләр “Җәлил татар телендә”, “Җәлил рус телендә”, “Җәлил дөнья халыклары телендә”, “Җәлилчеләр” номинацияләрендә үз көчләрен сынап карадылар. Шунысы игътибарга лаек, быел Җәлил шигырьләре төрек, азәрбайҗан һәм инглиз телләрендә дә яңгырады.
30 дан артык эш призлы урыннарга лаек булды. Аларның иң яхшылары бәйгенең зональ этабында катнашу өчен юлланачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*