tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулыда Шигърият бәйрәме узды
Баулыда Шигърият бәйрәме узды

Баулыда Шигърият бәйрәме узды

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан бүген Баулыда, Фәния Яруллин һәйкәле янында, “Шигърият бәйрәме” дип исемләнгән чара узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсе “Татмедиа” АҖ, “Баулы-информ” филиалы һәм мәдәният бүлеге белән берлектә оештырды.

Үзәккә үтә торган җилдән курыкымыйча, бәйрәмгә килгән төрле буын кешеләре Габдулла Тукайның шигырьләрен, туган телебез турында шигырьләр укыдылар.

Баулыларны район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин сәламләде. Ул үзе дә Акъегетнең “Туган телем” шигырен укыды. Шулай ук чара барышында яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, “Баулы-информ” директоры Евгения Леванова, 3нче мәктәп китапханәчесе Флера Хәсәнова, “Виктория” балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Хөсәенова, төрле бәйгеләрдә җиңгән укучылар, Баулы шәһәре аксакаллары Мохтар Афзалов, Габдулла Нургалиев чыгыш ясады.

Бәйрәм, күркәм традиция буенча, бергәләшеп “Туган тел” җырын җырлау белән тәмамланды.

Фәридә Зиярова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*