tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: «Милли мультFest» җиңүчеләрен бүләкләде

ВИДЕО: «Милли мультFest» җиңүчеләрен бүләкләде

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан гамәлгә куелган  беренче «Милли мультfest» Республика балалар кинофестивале лауреатларын бүләкләү тантанасы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды.

Тукай аенда «Милли мультFest» балалар кинофестиваленә нәтиҗәләр ясау матур бер гадәткә әйләнергә мөмкин.  Чараның максаты да изге. Татар телен саклау, яшь тамашачы мәдәниятен үстерү, компьютер уеннары ярдәмендә балаларның  рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәсен баетуга ярдәм итү.

Лауреатлыкка дәгъва кылучылар исемлеге 1 апрельдә  «Татаркино» сайтында урын алган иде. Алар 26 анимация эше, 17 кыска метражлы фильм һәм 13 компьютер уены. Ә бүген сәхнәдә  төп җиңүчеләр: Алар «Татарча анимацион фильмнар» номинациясендә балалар бакчалары арасында Буа шәһәре «Нурчыклар»  студиясе вәкилләре

«Татарча кыска метражлы фильмнар» номинациясендә «Күренмәс» фильмы белән Сарман районы «Җәлил» кинотеатры, «Балалар өчен тәрбиячеләр ясаган компьютер уеннары» номинациясендә Чаллының «Шаянкай» балалар бакчасы.

Һәр номинациядә беренче урынга 100 мең, икенчегә 70 мең, өченче урынга 50 мең акчалата премия бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*