tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәгәрәктамак авылы мәктәбенә 100 ел
Бәгәрәктамак авылы мәктәбенә 100 ел

Бәгәрәктамак авылы мәктәбенә 100 ел

10 июньдә Чиләбе өлкәсе Кунашак районы Бәгәрәктамак авылы мәктәбенең 100 еллыгына әзерлек кысаларында оештыру комитеты утырышы узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, шулай ук Татарстан Республикасының Урал төбәгендәге рәсми вәкиле Хәйдар Гыйльфанов һәм Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Лена Колесникова катнаштылар. Оештыру комитеты әгъзалары авыл һәм мәктәп инфраструктурасы белән таныштылар һәм Кунашак районы башлыгы Сибәгатулла Әминов җитәкчелегендә киңәшмәдә катнаштылар. Киңәшмәдә Кунашак авылында яңа уку елында ачыласы мәктәптә татар телен укыту турында эчтәлекле сөйләшү булды. Бүгенге көндә ата-аналар туган татар телен укытуга гариза язу ниятен җиткерделәр. Киңәшмә ахырында якын арада ата-аналар белән очрашу оештыру кирәклеге турында килешенде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*