tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Белем көне яңача
Белем көне яңача

Белем көне яңача

Беренче сентябрь бүген,

Мәктәп гөр килеп тора.

Һәрберебезнең йөзеннән

Шатлык бөркелеп тора.

Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗановның бу шигырь юллары быел аеруча актуаль яңгырый, минемчә. Чөнки читтән торып укудан һәм озын җәйге каникуллардан соң быелгы Белем бәйрәме ата-аналар өчен дә, укучылар һәм укытучылар өчен дә, көтеп алынган бәйрәм булды.

Менә инде ярты елдан артык көнкүрешебезнең гадәттәге агымына төрле үзгәрешләр кереп, короновирус пандемиясе такмагына “биергә” күнегеп киләбез. Шуңа күрә, яңа уку елының гадәттәгедән үзгә башлануына әллә ни гаҗәпләнмәдек кебек. Иң мөһиме, беренче һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен беренче кыңгырау яңгырады, тантаналы линейкалар узды. Белем алуны мәктәпләрдә дәвам итү мөмкин булсын өчен, уку йортлары берничә ай буе яңа кагыйдәләр буенча эшләргә әзерләнделәр. Беренчедән, көн саен, дәресләр башланганчы, балаларның тән температурасын үлчәп торачаклар. ОРВИ билгеләре булган укучылар ашыгыч ярдәм яки ата-аналары килгәнче, изоляциягә ябылачак. Дәресләр һәр сыйныфка беркетелгән кабинетта гына узачак. Шулай ук социаль дистанцияне саклау һәм дезинфекция чараларын куллану таләп ителә. Икенчедән, 2021 елның 1 январенә кадәр белем бирү учреждениеләрендә массакүләм чаралар уздыру тыела.

Самара өлкәсендә быел 346,5 мең укучыны 687 мәктәп каршы алды. Аларның күбесе Самара һәм Тольятти шәһәрләрендә яши. Быел беренче сыйныфка 39214 бала килде. Бу узган елгыга караганда күбрәк.

1 сентябрьнең кояшлы җылы иртәсендә Самараның «Яктылык» татар мәктәбе дә үзенең беренче сыйныф укучыларын колач җәеп каршы алды. Кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан 64 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде һәм белем дөньясына өндәүче беренче кыңгырау чыңлавын ишетте.

Яңа вирус пандемиясе белән бәйле катлаулы шартларга карамастан, мәктәп үзенең яңа укучыларына бәйрәмчә очрашу әзерләгән иде. Алар өчен музыка, җырлар, котлаулар яңгырады, «Йолдыз» бию театры чыгыш ясады. “Егерме елдан артык беренче линейкага бөтен мәктәп җыела иде, ә быел яңа кагыйдәләр бу гадәтне бозды. Шуңа да карамастан, бәйрәм тантанасы кимемәде”, – дип сөйли рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мәгъдания Әбдрәхимова. Үзләренең соңгы тапкыр көзге мәктәп линейкасына җыелуларын аңлаган чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен бу линейка аеруча дулкынландыргыч булды. Алар укытучылар биргән белем һәм тәҗрибә өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Похвистнево районының Мәчәләй авылы мәктәбендә 2020 – 2021 уку елында 22 укучы белем алачак. Шуларның 4се – беренче сыйныф укучылары. Аларны якты һәм чиста мәктәп каршы алды. Укучыларны яңа уку елы белән филиал мөдире Әлфия Шамил кызы Субеева котлаганнан соң, беренче сыйныф укучыларын Наилә Зөфәр кызы Таишева тәүге дәрескә чакырды. Ә 2 – 9 сыйныф укучылары өчен, традицион гомуммәктәп линейкасы урынына, сыйныф сәгатьләре генә оештырылды.

Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы мәктәбе директоры Равилә Гыймадиева әйтүенчә, балалар саны аз булганлыктан, Белем бәйрәмен яңа кагыйдәләр буенча оештыруы кыен булмаган. “Быел мәктәпне алты укучы тәмамлаячак, ә беренче сыйныфка унбер бала килде. Без барлык укучыларыбызны да, Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, күтәренке кәеф белән каршы алдык, – дип, елмая педагог. – Ниһаять, гадәти режимда укыта башлавыбызга чиксез шатбыз. Беренче сентябрьдә безнең мәктәптә тагын бер мөһим вакыйга булды – «Үсеш ноктасы» дип аталган гуманитар һәм цифра профильле белем бирү үзәге эшли башлады. Әлеге проект шәһәр һәм авыл, бистә мәктәпләре арасында аерманы киметүгә, укучыларда заманча компетенцияләр һәм «Технология», «Математика һәм информатика», «Физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре» буенча күнекмәләр формалаштыруга юнәлтелгән”.

Шенталы районы, Денис авылы мәктәбе директоры Рәфыйк Абрар улы Минһаҗев: “Укуны мәктәптә дәвам итә алу мөмкинлеге балалар өчен дә, укытучылар өчен дә бәйрәм булды инде. Быел без беренче сыйныфка ике бала кабул иттек, ә мәктәпне бары тик бер генә укучы тәмамлаячак. Шулай булуына карамастан, без алар өчен тантаналы линейка оештырдык. Балаларны котларга район администрациясеннән хөрмәтле кунаклар килгән иде. Әлбәттә, Белем көне Роспотребнадзор куйган барлык таләпләрне күздә тотып оештырылган иде”.

Уку елын дистанцион режимда башлау куркынычы барыбызны да борчыган проблема иде. Бөтенроссия ачык дәресе вакытында Президент Владимир Путин шикләребезне таратты, мәктәпләрне тулысынча дистанцион режимга күчерү дөрес түгел дип әйтте: «Дистанцион ысул гадәти белем алуны алыштыра алмый. Ул бары тик тулыландыра гына. Шуңа күрә безнең илдә беркем дә дистанцион укытуга тулысынча күчәргә җыенмый. Һичшиксез, укытучылар биргән белем генә түгел, сыйныфташлар белән аралашу да мөһим. Чөнки командада эшли белүче, рольләрне бүлә белүче кешеләр генә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешә ала».

Тиздән вирус чигенер һәм мәктәпләрдә элеккечә шау-шулы тәнәфесләр һәм чаралар яңарыр. Ә әлегә яңа кагыйдәләр буенча яшәргә туры килә.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*