tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бер күрешү – үзе бер гомер”
“Бер күрешү – үзе бер гомер”

“Бер күрешү – үзе бер гомер”

Омски шәһәренең актерлар йорты янындагы белдерүләр тактасында шундый белдерү урнаштырылган иде. “Кем белән очрашабыз соң”-дигән сораулар бик күп омскилыларны кызыксындырды  һәм данлыклы Казан федераль университеты профессоры, Россия федерациясенең югары һөнәри белем системасы мактаулы хезмәткәре, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев икәнен белгәч бик куандык.

Аның  – татар халык, эстрада җырларын, классик композиторлар әсәрләрен йөрәкләргә үтеп керерлек итеп башкару осталыгына ия, татар халкының мәшһүр җырчысы икәнлегенә 31 июль көнне “Кызыл гвардия” мәдәният йортында чын күңелдән кабат инандык.

Omski bayanchilari belenДүрт сәгать буена мастер- класс үкәрде ул. Мастер- класска 5 яшьтән 70 яшьтәгеләргә кадәр җыр сөючеләр җыелган иде. Алар арасында “Умырзая” фольклор ансамбле җырчылары, татар якшәмбе мәктәбе, “Өмет” ансамбле балалары да. Башта табигый рәвештә балаларга игътибар юнәлтелде. Бер укучы да, бер бәләкәй, сабый бала да игътибарсыз калмады, аларның һәммәсе дә Миңгол абыйларын үз итеп өлгерделәр, аның балаларга карата олы хөрмәт белән самими сабыйларча аралашуы барыбызны да сокландырды. 5-15 яшьтәге балалар кыска гына татар җырларын башкардылар.

Музыка мәктәбендә укучы Катя (Такыя) җырны рус телендә башкарды, аңа да игътибарлылык күрсәтелеп алга таба үсеше өчен киңәшләр бирелде. Әтисе рус милләтеннән булса да, Катя татар телен, әнисе- әбисе телен дә бик яхшы белә.

Сәхнәдә чыгыш ясаучы, халыкның ихтирамын казанып өлгергән җырчыларга да Миңгол абыйларының киңәшләре хуш килде.

91 yashlek Zolhadicha apa belenТалантлы баянчылар Нәгыйм Мөхәммәдуллин, Рәшит Кадиковларның катнашуы дәресне тагы да югары нәтиҗәлерәк иттеләр. Балалар белән беррәттән Миңгол Галиев үзе дә баяннарга кушылып төрле характердагы җырларны йөрәкләргә үтәрлек итеп башкарды. Дәрес искитәрлек, галәмәт бер зур бәйрәмгә әйләнде. Кече балалар да олы яшьтәгеләрдә дәрескә актив катнашып, вакыт үткәнен дә сизмичә 4 сәгать буена ял итеп, шаккатып утырдылар.

Дәрес башында Миңгол Галиев үзенең моңлы, яңгыравыклы тавышы белән мөнәҗәтне башкарганда, күзләребез яшьләнеп китте, шундый көр тавышлы моңлы башкаручыны безнең күптән ишеткән юк иде.

1 август көнне Актерлар йортында үткән иҗади очрашу концерты ахырында зал тулы тамашачыларның Миңгол Галиевның табигый талантына сокланып аягүрә басып яратып алкышлавы аның халкыбызның күренекле педагог- сәнгатькәр икәнлеген танудыр.

Нурия Кучукова 

Омск 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*