tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бер күрешү – үзе бер гомер” комедиясе Төмән сәхнәсендә гөрләде
“Бер күрешү – үзе бер гомер” комедиясе Төмән сәхнәсендә гөрләде

“Бер күрешү – үзе бер гомер” комедиясе Төмән сәхнәсендә гөрләде

27 нче февраль көнне төмәнлеләр шәһәрнең татар мәдәният үзәгендә Фәнис Яруллинның юмор, ирония, көтелмәгән вакыйгалар агышы белән сугарылган “Бер күрешү – үзе бер гомер” дигән ике пәрдәле музыкаль комедиясен тамаша кылдылар. Әлеге спектакльне баш режиссеры – олы хөрмәт яулаган ветеран укытучы Мәдинә Уразмәтова җитәкчелегендә Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәге артистлары тәкъдим иттеләр. Халык зал тутырып килгән иде. Тамаша Мәдинә Рәхим кызының кереш сүзе белән башланып китте.

Ул әсәрнең 1996 елда язылуына карамастан, бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый дип, тормыш кыйммәтләрен, туганлык, дуслык җепләрен сакларга чакырды. Әсәрнең эчтәлеге белән күпләр таныш булса да, Тубыл үзешчән артистлары башкаруында аңа заманча колорит өстәлеп, тагын да баетылды, яңа төсмер алды дип әйтеп була. Әсәрнең төп геройлары Әхмәт белән Мәрьям рольләрен Илнар Колмәмәтов белән Рузалия Корманалиева, гаилә дуслары – Ризван белән Халидәне Илтус Уразмәмәтов белән Мәфрүзә Мортазина бик оста башкардылар. Әхмәтләр мул тормышлы булсалар да, бик саран. Мәрьямгә һәрвакыт нәрсәдер җитми, һәрнәрсәдә ирен гаепләргә генә тора. Үзе чит ил фильмнары карап, Мальдив утрауларында ял итеп яшәү турында хыяллана. Әхмәт исә, сый-хөрмәтле, балалар тавышыннан гөрләп торган өй турында уйланса да, хатынының сүзеннән чыга алмый. Салып куярга да ярата, төзелеп бетмәгән коттеджы тора, машинасын да ремонтлыйсы бар. Әйтерсең, алар икесе бер-берсен тулыландырып торалар. Ә Ризван белән Халидә тулы гаилә булып, бер-берсен хөрмәт итеп, гореф-гадәтләрне саклап, дуслык, туганлык җепләрен ныгытып, һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер булып яшиләр. Бу ике гаилә аралашып яшәсәләр дә, алар арасында бик зур аерма. Спектакль ахырында Мәрьям белән Әхмәт дуслары ярдәме белән тормыштагы рухи кыйммәтләрне бернинди акча белән дә сатып алып булмавын аңлыйлар. Тамаша татар җыр-көйләре, биюләр, моңлы гармун тавышы белән үрелеп барды. Тамашачылар караган саен күңелгә ныграк үтеп керә торган спектакльне карап ихлас көлделәр, сокландылар, артистларны аягүрә басып алкышладылар, чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар, Тубыл себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесенә, артистларына олы рәхмәтләрен белдерделәр. Күрәсең, Төмән тамашачысы бу төр сәнгатькә чын-чынлап сагынган.

Тамашаны бар күңеле белән бирелеп караган, Индрәй авылыннан махсус килгән тамашачы – Зәкия Сәитова үзенең фикерләре белән бүлешеп:

– “Яңарыш” газетасында спектакль булачагы турында белдерүне укыгач, бик шатланып бүгенге көнне көттем. Артистлар төркеменең җитәкчеләре Мәдинә апа Уразмәтова һәр башлаган эшен уйлап, җитди һәм җаваплы рәвештә башкара. Шуңа күрә күңел салып башлаган иҗади эшләре дә уңга барадыр. Киләчәктә дә шулай булырга язсын. Менә бу әсәр 20 нче гасырда язылса да, бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган. Ул да булса: байлыкка куышып гаилә бәхетен, дус-туганлыкны икенче планга кую, икейөзлелек, начар гадәтләрне барлау һ.б. Оста итеп хатын-кыз рольләрен башкарган Мәфрүзә апа Мортазина, Рузалия Корманалиева һәм ирләр рольләрендә үзләрен күрсәткән Илтус Уразмәмәтов белән сәхнәдә тәҗрибәле, күренекле коллегаларыннан калышмыйча Әхмәт ролен уйнаган дәрле, үзенчәлекле яшь талант иясе Илнар Колмәмәтов бик яхшы итеп геройларының эчке дөньяларын ачтылар, тамашачыларга уй-фикерләрен, хыялларын тиешенчә аңлатырга теләделәр. Үзәк артистлары чыгышларын бик яратып карадык, мавыгып һәр сүз-хәрәкәтләренә сокланып утырдык, көндәлекне аеруча ачыклаган мизгелләрендә рәхәтләнеп көлдек, көйле баян тавышына кушылып җырладык һәм кунакларның осталыкларына рәхмәт әйтеп, аларны көчле алкышлар белән озаттык. Тормыштан алынган күренешләр, нечкә юмор кертелеп сәхнәләштерелгән спектальдан канәгәтьләнеп, дус-ишләр белән күрешүгә сөенүдән күңелдә җылы хисләр калды. Менә инде чыннан да бит – бер күрешү – үзе бер гомер! Киләчәктә дә безне яңа спектакльләре белән сөендерерләр дигән өметләр баглап, аеруча Мәдинә апага рәхмәт белдереп, сәламәтлек, иҗади уңышлар телим”, – дип сөйләде. Аның сүзләренә Төмән шәһәрендә яшәүче Галия Фәхретдинова да кушылып: “Мин бирегә туган апаларым белән килдем. Дүртебезнең дә хисләребез ташып тора. Үзебезнең, җирле талант ияләренең рольләрен шундый оста уйнауларына таң калып утырдык, рәхәтләнеп көлдек. Аларның һәрберсенә аерым рәхмәтебезне белдерәбез. Тукталып калмасыннар иде, Мәдинә апага исәнлек-саулык, эшләргә теләк, илһам, көч бирсен Ходай. Эшләрен дәвам итсеннәр, чөнки аларның тамашачылары булды, бар дип курыкмыйча әйтә алам”, – дип өстәде.

Рәүфә Кангазина

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*