tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бер мәйданда – 100 гармунчы!
Бер мәйданда – 100 гармунчы!

Бер мәйданда – 100 гармунчы!

Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә “Нур” клубының “Уйна, гармун!” халык бәйрәме республика Башлыгының республика дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерүгә грантлар фонды бәйгесендә җиңүче булды.

Быел фестивальдә 100дән артык гармунчы, 19 ансамбль, 9 дуэт һәм 26 солист катнашты. Республиканың 12 районыннан барлыгы 223 катнашучы (Уфа, Яңавыл, Октябрьский, Туймазы шәһәрләре, Туймазы районының Кандра, Түбән Бишенде, Ярмөхәммәт авыллары, Ярмәкәй, Дүртөйле, Кушнаренко, Миякә, Краснокама, Әлшәй, Чакмагыш, Бәләбәй районнары) һәм күрше Татарстанның 5 районы – Ютазы, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Түбән Кама районнары.

Бәйрәмне ачу тантанасы «Нур» клубында узды, гармунчылар җырлар һәм такмаклар җырлап, Төркмән бистәсе урамнары буйлап үтте, нәкъ монда бу халык бәйрәме барлыкка килде. Милли киемнәрдәге гармунчыларның моңга бай юлы аеруча хөрмәтле кешеләр – халык традицияләрен саклаучылар, ветераннар яшәгән урыннарда тукталышлар белән узды. Һәр урында, якташлары алкышларына күмелеп, артистлар зур булмаган концерт күрсәтте. Гармун моңнары яңгыраган бәйрәм бистәдә яшәүчеләрнең һәм аның кунакларының игътибарын җәлеп итте.

Бәйрәмдә күтәренке милли атмосфера хөкем сөрде, кулларында уен коралы булган һәркем уйнады, һәм, әлбәттә, аяклар да тик тормады һәм биергә төште. Олысы да, кечесе дә, урындагы халык та, бәйрәм кунаклары да дәртле бию көйләренә кушылды. Бөтен җирдә музыка агылган кебек иде. Алмаз белән Айдар Юнысовларның чагу чыгышын халык алкышларга күмде.

Чараны ачу тантанасы “Нур” клубы янында үтте, анда катнашучыларны хакимият башлыгы Алексей Николаевич Шмелев, Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты, Республика татарларының милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Римма Әмир кызы Үтәшева, Башкортстан Башлыгының Грантлар фонды хезмәткәре Елена Валентиновна Рудявко сәламләделәр.

— Мин сезне хаклы рәвештә дуслык шәһәре дип атап була торган шәһәребездә сәламләвемә бик шатмын. Октябрьский — нефть табучыларның кечкенә бистәсеннән үскән шәһәр, нефть чыганагы ачылу аркасында ил картасында барлыкка килгән. Аны үзләштерү өчен яшь бистәгә Русиянең төрле почмакларыннан белгечләр җыелган, мәдәнияткә үз традицияләрен һәм гадәтләрен алып килгән. Тарихи яктан безнең шәһәр төрле милләт вәкилләре өчен туган йортка әйләнде. Бүген, гармун бәйрәмендә без республиканың төрле районнарыннан һәм күрше өлкәләрдән килгән гармунчыларның һәм коллектив чыгышларын күрербез, алар уникаль инструментның үзенчәлеген күрсәтәчәк һәм, әлбәттә, шәһәребезнең мәдәни тормышының яңа сәхифәсен булдырачак, — дип сәламләде хакимият башлыгы Алексей Шмелев кунакларны һәм шәһәр халкын.

Бәйрәмдә чыгыш ясаучылар бер-берсен алыштырды, музыка, такмаклар, халык җырлары агылды. Моннан тыш, тамашачыга курай, кубыз, мандолина, аккордеон, тальян, хромка, баян, саратов гармуны һәм музыкаль кашыклар уены тәкъдим ителде.

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*