tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР Милли китапханәсендә австралияле татар кызы Зуля Камалованың иҗат кичәсе узачак
ТР Милли китапханәсендә австралияле татар кызы Зуля Камалованың иҗат кичәсе узачак

ТР Милли китапханәсендә австралияле татар кызы Зуля Камалованың иҗат кичәсе узачак

2022 елның 23 сентябрендә 19:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Милли китапханәнең конференц-залында австралияле татар кызы Зуля Камалованың иҗат кичәсе узачак. Шулай ук, ул көнне артистка белән бер сәхнәдә мәскәүле мультиинструменталчы Геннадий Лаврентьев (Чалама, Намгар, Треугольный сон), электро- һәм этно-музыкант Марат Taturas (Уфа), барабанчы Андрей Казанцев (Казан) һәм Зуляның башка иҗатташларын да күреп булачак.

Татар альтернатив сәхнәсенең өлгесе үзенең беренче концертын ерак 2003 елда, шул ук бинада, әле төзекләндерелмәгән “Казан” милли мәдәният үзәгендә куя. Ул вакытта ук аның иҗаты халык күнеккән эстрада кысаларына сыймавы һәм үзгә булуы аңлашыла. LOUD MOUTH журналының журналисты Питер Уинклер җырчы турында: “Зуляның музыкасын категорияләштерергә ярамый. Көчле татар тамырлары һәм фантазиясе иҗатын төрле юнәлешкә алып китә, тыңлаучы да аның белән сәяхәт итә”, – дип яза. Ә Зуля Камалованың соңгы концерты өч ел элек Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә заманча музыка һәм шигърият вәкилләрен берләштергән “Камалова Камалда” дигән уникаль концерты уза.

Зуля Камалованың сингллары, чын мәгънәсендә, бөтен дөнья белән бергә иҗат ителә, чөнки төрле илләрдә яшәүче музыкантлар аларга үз өлешен кертә. Йолдыз Миңнуллина шигъри циклына язылган “Алты көн ярату” (“Six Days Loving”) альбомы краудфандинг ярдәмендә дөнья күрә, ә 2022 елның февралендә чыккан “Уразай” синглында да татарстанлылар гына түгел, Греция, Нидерланды, Эстония, АКШ музыкантлары да катнаша.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*