tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бер төркем журналистлар Бәрәңге районына пресс-турга килделәр
Бер төркем журналистлар Бәрәңге районына пресс-турга килделәр

Бер төркем журналистлар Бәрәңге районына пресс-турга килделәр

Бүген, 20 сентябрь, Татарстан Республикасыннан журналистлар төркеме Мари Эл республикасының Бәрәңге районына пресс-турга килделәр. Алар арасында “Сөембикә” журналы редакциясе, “Татар-информ” агентлыгы, “Сабантуй” газетасы редакциясе, “Шәһри Казан” газетасы редакциясе, “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе, “Безнең мирас” журналы редакциясе журналистлары бар .

Биредә кунакларны гармун моңнары һәм чәк-чәк белән җылы каршы алдылар. Татарстан журналистлары Бәрәңге районында “Безнең тормыш” район газетасы һәм “Якташлар” республика газетасы редакциясе белән танышачаклар. Шулай ук журналистлар төрле оешмаларга, мәчеткә һәм мәктәпкә барачаклар.

Татарстан журналистлары делегациясен Бөтендөнья татар конгрессы ММЧ белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева җитәкли.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*