tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йөрәкләрдә – яшьлек чаткысы
Йөрәкләрдә – яшьлек чаткысы

Йөрәкләрдә – яшьлек чаткысы

Иске Каразирек мәдәният бинасы каршында өлкән буын өчен «Йөрәкләр безнең һәрчак яшь» дигән исем астында көзге балл бәйрәме узды.

Бәйрәмне авылның иң өлкән гармунчысы, хезмәт ветераны Мәгъдәнур абый Нуриев матур көйләре белән башлап җибәрде. Бәйрәм концерт номерлары, төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Соңыннан күңелле итеп чәй табыны оештырылды. Килгән авылдашлар бәйрәмнән зур канәгәтьлек алып кайтып киттеләр.

Чыганак: yutazy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*