tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәрәңге районы Мазарбашы авылында милли бәйрәм – Сабантуй булып узды
Бәрәңге районы Мазарбашы авылында милли бәйрәм – Сабантуй булып узды

Бәрәңге районы Мазарбашы авылында милли бәйрәм – Сабантуй булып узды

2022 елның 18 июнендә Бәрәңге районы Мазарбашы авылында милли бәйрәм – Сабантуй булып узды. 17 июнь кичендә, гармун уйнап, җигүле атларда яшь егетләр Сабантуйга бәйге җыйдылар. Иртә таңнан мәйданда музыка яңгырады.
Бәйрәмнең тантаналы өлешен Мазарбашы авыл мәдәният йортында эшләп килгән иҗат коллективларының хореографик композицияләре астында авыл җирлеге башлыгы Бариев Фаил Габделхак улы ачып җибәрде. Ә инде Вагизов Әхмәт хаҗи, Сабантуйга Коръән укып, дога кылып, Аллаһтан: «Йа Раббым, үзеңнең җиреңә орлыкларыбызны чәчтек.
Вакытында җылыңны, яңгырынны яудырып мул уңыш бирсәң, тормышыбызга бәхет-сәгадәт насыйп итсәң иде»,-дип сорап,  бәйрәмгә җыелган халыкны Сабантуй бәйрәме белән тәбрикләде. Котлаулар, бәйрәмчә җылы сүзләр, теләкләр бик куп теләнде бу көнне. Көне дә бит аның шундый, теләкләрдән дәртле җырларга, биюләргә күчә торган. Авыл үзешчәннәр көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты Татарстаннан килгән артистлар башкаруындагы җырлар Республикасыннан килгән артистлар: Рәсим Низамов, Энҗе Шаймурзина, Илшат Вакказов, авылдашлары Дилә һәм Булат Ниматуллинар халыкка
үзләренең җырларын бүләк иттеләр.
Җырлар белән бергә, мәйдан да шау-гөр килде, халкыбызның милли уеннарында катнашмаган кеше калмагандыр. Ул баганага менү, су белән тулы чиләкләрне көянтәгә элеп иңнәргә куеп ярышу, чүлмәк вату, капчык киеп сикерү, күз бәйләп бүләк кисү, йомырка куелган кашыкны авызга кабып йөгерү, аркан тартышу, капчык сугыш кебек уеннарда бәйгенне генә җиткер! Әйе, җиткер генә, биш меннән артык кешегә бәйген генә җитсен!
Ә инде кичке уенда Ришат Фазлиахметов үзе булуын белгәч, Сабантуй халкы таралмаган да кебек иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*