tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәрәңге районында Сабан туе узды
Бәрәңге районында Сабан туе узды

Бәрәңге районында Сабан туе узды

Бәрәңге район Сабантуе һәм Пеледыш пайрем 2022нче елның 19 нчы июнендә Лаҗы авылы читендәге Парангинка елгасының яшел ярында узды.

Бәрәңге – Мари татарларының үзәге булганга күрә, мондый уртак бәйрәм очраклы түгел һәм гомуми игътибарны җәлеп итә. Бу бәйрәмнәрнең бер-берсенә охшаш булуын, язгы авыл эшләреннән соң үткәрелүен, аларның составында бер үк төрле спорт һәм мәдәни чаралар уздырылуын да әйтеп үтәсе килә.

Нәкъ сәгать унбердә бәйрәмчә яңгараган фанфаралар тавышы, Бәрәңге халкын һәм ерак араларны якынайтып кайткан кунакларны мәйданга чакырды. Бәрәңге муниципаль районы хакимияте башлыгы Әлфит Габделхак улы Ибраев барча халыкны игенчеләрнең якты бәйрәме белән котлады.

Тырыш район халкы яхшы эшләп кенә түгел, ә яхшы ял итә дә белә, диде ул.

Әйе, бәйрәмгә килгән бер генә кеше дә мәйданда үткәрелгән уеннарга катнашмыйча калмады. Бәрәңге район мәдәният йортында эшләп килгән иҗат коллективларының чыгышы бәйрәм ахрына кадәр барды.

Татарстан Республикасыннан килгән җырчы Резеда Шарафеева үзенең йөрәккә үтеп керерлек җырлары белән халыкка дәрт өстәп торды. Меңләгән халык чабышта катнашкан җитез атларга сокланып, көч биреп, теләкләрен теләп торды. Мәйданда уеннар белән беррәттән Сабантуй күрке – Көрәш гөрләп барды. Күп кенә ир-егетләребез үз көчләрен сынадылар.

Ә инде, билгеле булганча, Сабантуй батыры бер генә була. Баганага бәйләнгән тәкә дә үз хуҗасын тапты!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*