tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Безнең Йортның дуслары” концерт-презентациясе
“Безнең Йортның дуслары” концерт-презентациясе

“Безнең Йортның дуслары” концерт-презентациясе

Бу эссе атнаның рәхәт шимбә кичендә Татар китабы йортының ишегалдында үтәчәк концерт-презентацияга рәхим итегез. Чараның максаты — Татар китабы йортының яңа программалары һәм проектларын тәкъдим итү. Ә алар байтак: быел музейда яңа клуб эшли башлый, коворкинг зонасы яңартыла һәм «Кулъязма» кибете белән беррәттән каһвәханә дә ачыла.

Концертта «Кайбыч һәм Казан барды» Рушан Хәяли һәм Gauga төркеме лидеры Оскар Юнысов чыгыш ясаячак. Шигырьләр дә яңгырар: Кариев театры директоры, шагыйрә Луиза Янсуар иң кадерле шигырьләрен укыячак.

Музей ишегалдында язучыларның сирәк фотоларыннан урам күргәзмәсе дә эшләячәк.

16 июль, 18:00. Острвоский урамы, 15 (арка аша узасы).

Керү ирекле, әмма теркәлү зарур: https://tatbookhouse.timepad.ru/event/2094413/

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 590-80-67, 8 (843) 590-80-66.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*