tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Безнең Регина – беренче!
Безнең Регина – беренче!

Безнең Регина – беренче!

Вятка Аланы лицеенда 2нче сыйныфта укучы Регина Фәләхетдинова спорт мәктәбе акробатика чыгарылыш ярышында беренче урынны яулады.

Регина безнеке, чөнки ул каләмдәшебез, Вятка Аланы район газетасында хәбәрче булып эшләүче Әлфия Фәләхетдинова кызы. Хезмәттәшләр турында без, гадәттә, хәбәрдар. Әлфия кызын үзе генә тәрбияли, шуңа күрә аңа бар кеше ничек булдыра ала шулай итеп ярдәм итәргә тырыша. Кызы Регина өчен сөенеп бетә алмыйбыз. Ул башта бию түгәрәгенә йөргән иде, аннан спорт мәктәбен сайлады.

Сайлады һәм ялгышмады. Ул акробатикага килгәндә яшьтәшләре бер ел шөгыльләнгән иде инде, әмма Регина бер ел эчендә аларны куып җитте һәм, барысын уздырып, имтихан-ярышларда беренчелекне алды!

– Без икебез дә ярыш алдыннан бик нык дулкынландык, – диде әнисе Әлфия. – Тик кайсыбыз күбрәк борчылгандыр, әйтә алмыйм. Аның чыгышы алдыннан тренеры Людмила Алексеевна Сапожникова, әйдә, Регина, ничек булдыра аласың, күрсәт, дип әйтүе булды, кызым шундук үзен кулга алды һәм бик уңышлы чыгыш ясады. Вятка Аланы акробатларын дөньякүләм бәйгеләргә алып чыга торган тренер Эльмира Рафаил кызы Нәҗметдиновага да бик рәхмәтле мин. Моңарчы бер генә дә акробатик элемент белмәгән баланы бер ел эчендә ничек итеп әзерләделәр!

Шәмсия ХӘЛИМОВА.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*