tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Безнең заман» һәм «Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре Татарстан буйлап гастрольгә чыга
«Безнең заман» һәм «Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре Татарстан буйлап гастрольгә чыга

«Безнең заман» һәм «Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре Татарстан буйлап гастрольгә чыга

4-18 сентябрьдә Татарстан районнарында «Безнең заман» һәм «Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре концертлары узачак.

«Сентябрь аенда районнарда „Йолдызлык“ һәм „Безнең заман“ фестивальләренең концертлары узачак. Һәр район үзендә булган талантларны күрә ала. Һәр кешенең күңелендә иҗат бар. Фестиваль аларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә», — дип сөйләде Татарстан Президенты карамагандагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, район предприятиеләренең күрше районга барып концерт кую тәҗрибәсе дә бар. Ул бу өлкәдә Саба районының актив булуын билгеләп үтте.

Ике фестиваль катнашучыларын берләштергән концертлар республиканың дүрт шәһәре һәм ундүрт районында куелачак.

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*