tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатында 40 илдән спортчылар көтәләр
Билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатында 40 илдән спортчылар көтәләр

Билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатында 40 илдән спортчылар көтәләр

26-27 октябрь көннәрендә Казанда билбаулы көрәш буенча XVI дөнья чемпионаты уза. Ирекле һәм классик төрләрдә узачак ярышларда 40 илдән 180 спортчы катнашыр дип көтелә. Бу хакта Татарстанның спорт министрлыгы хәбәр итә.

Әзәрбайҗан, Абхазия, Белоруссия, Болгария, Греция, Казахстан, Кыргызстан, Латвия, Молдова, Таҗикъстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Украина, Эстония, Россия, Румыния һәм башка ил көрәшчеләре чыгыш ясаячак.

Россия җыелма командасы составында бу ярышта Татарстаннан 16 спортчы чыгыш ясаячак. Болар – Илнар Закиров, Ислам Фаләхов, Ренас Кәлимуллин, Эльдар Хәмитов, Тимур Латыйпов, Габдеҗәлил Сөләйманов, Фәрхәт Фәйзуллин, Регина Салихова, Алексей Абрамов, Эмиль Җиһаншин, Ленар Садыйков, Ранис Гыйләҗетдинов, Динар Кәримуллин, Илнар Галимов, Регина Нуретдинова һәм Екатерина Бусова.

Ирек стиль ярышлары – җомга, классик төрдәгесе исә шимбә көнне булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*