Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бишбүләк районы “Ак калфак ” оешмасы хатын-кызлары “Казылык тутыру” өмәсендә катнаштылар
Бишбүләк районы “Ак калфак ” оешмасы хатын-кызлары “Казылык тутыру” өмәсендә катнаштылар

Бишбүләк районы “Ак калфак ” оешмасы хатын-кызлары “Казылык тутыру” өмәсендә катнаштылар

Бишбүләк районы Дусән авылында күркәм чара оештырылды. “Ак калфак ” оешмасы хатын-кызлары, маскировка өчен челтәрләр үрүдән бушаган арада, “Казылык тутыру” өмәсендә (мастер- класста) булдылар.

Чарада кемдер телемләп яшь тай итен турады, кемдер тәмләткечләр әзерләде, кемдер сарымсак турады. Уен-көлке, халык җырлары яңгырады. Изге теләкләр тели-тели казылык тутырдылар.

Иң зур теләк – Рамадан ае мөбәрәк булсын, илебезгә тыныч тормыш әйләнеп кайтсын! Әзерләнгән ризыкларыбызны бергә-бергә ашарга язсын!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*