tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Блогер Миннур Шәмсетдинов Белоруссиянең «Рыленки» каберлегенә Питрәч туфрагы салды
Блогер Миннур Шәмсетдинов Белоруссиянең «Рыленки» каберлегенә Питрәч туфрагы салды

Блогер Миннур Шәмсетдинов Белоруссиянең «Рыленки» каберлегенә Питрәч туфрагы салды

Блогер, Питрәч районы Чыты авылы мәдәният йорты мөдире, төбәк тарихын өйрәнүче Миннур Шәмсетдинов Чыты зиратыннан алынган берничә уч туфракны Белоруссиянең «Рыленки» каберлегенә салды.

Витебск өлкәсендә урнашкан «Рыленки» каберлегенә Бөек Ватан сугышында Белоруссияне фашистлардан азат иткәндә һәлак булган 9,5 мең Советлар Союзы солдаты күмелгән. Мемориаль ташларга күпләп татар фамилияләре язылган.

Бөтендөнья татар конгрессының төбәкчеләр төркеме, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, журналистлар бер атналык сәфәр белән Белоруссиягә килүен алдарак хәбәр иткән идек.

«Авылдаш әбиләрнең Бөек Ватан сугышында ятып калган ирләрен сагынып искә алулары кечкенә чактан хәтергә сеңеп калган. Алар авыл туфрагын чит җирләрдә җирләнгән якын кешесенең каберенә салырга хыяллана иде. Белоруссиягә барасымны белгәч, шушы хатирәләр искә төште», – диде Миннур Шәмсетдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Миннур Шәмсетдинов туган авылы тарихы белән кызыксына. Ул Чытыдан фронтка киткән авылдашлары турында белешмәләр туплап куйган булган, шуңа күрә аңа Белоруссиядә ятып калган алты Чыты солдатын барлап чыгу авырлык тудырмаган.

«Алты авылдаш өчен дә зираттан туфрак казып алдым. Аның бер өлешен «Рыленки» каберлегенә салдым. Мемориал плитәләрнең берсендә мин 1895 елгы Абдулла Камалов исемен таптым. Ул 45 яшендә сугышка алынган, элемтәче вазифасында ике ел хезмәт иткәч, Витебск өлкәсендә һәлак булган һәм аның җәсәде шушы каберлектә җирләнгән», – диде ул.

Миннур Шәмсетдинов «Рыленки» каберлегеннән дә бер уч туфрак алды. Ул аны Чыты зиратына салырга җыена.

«Ике авылдаш Минск каберлегендә җирләнгән. Белоруссиягә килгән килеш, анда да барырга җыенам. Тагын ике каберлекне күрергә җитешмим. Шул тирәләрдә яшәүчеләр белән танышып, авыл туфрагын аларга биреп калдырдым. Алар аны тиешле урынга салырга вәгъдә бирде», – диде Чыты авылы мәдәният йорты мөдире.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*