tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР халкы татар телендәге язулардагы һәм элмә такталардагы хаталарны ачыклау буенча конкурста катнаша ала
ТР халкы татар телендәге язулардагы һәм элмә такталардагы хаталарны ачыклау буенча конкурста катнаша ала

ТР халкы татар телендәге язулардагы һәм элмә такталардагы хаталарны ачыклау буенча конкурста катнаша ала

ТР халкы 1 нче апрельдән 1 нче ноябрьгә кадәр татар телендә язылган мәгълүмати табличкалар, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортларның аншлагларындагы исемнәрдә һәм язуларда хаталарны ачыклау буенча конкурста катнаша ала.

Фотоларны ТР «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша җибәрергә мөмкин. Моның өчен iOS яки Android операцион системалары белән эшләүче телефонга мобиль кушымта урнаштырырга, аннары авторизацияләнергә һәм «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясен сайларга кирәк.

Конкурста катнашу өчен элмә такта тулысы белән күрсәтелгән фотоматериаллар белән (аның нинди оешмага караганы күренергә тиеш) хәбәр җибәрергә кирәк, публикациядә төгәл адресны күрсәтү мәҗбүри.

Конкурска мөрәҗәгатьне конкурсны оештыручыга – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә язма рәвештә [email protected] электрон адресына яки ТР, 420015, Казан, Карл Маркс урамы, 61, 3 нче кат адресы буенча, яисә конкурс модераторына – ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына түбәндәге электрон адреска: [email protected] яки түбәндәге адрес буенча: 420111, Казан, Карл Маркс ур., 12 җибәрергә мөмкин.

Конкурс җиңүчеләре берничә номинациядә билгеләнәчәк, бүләкләү тантанасы 2023 елның IV кварталында узачак.

Конкурс Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәнияте элементларын куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Чыганак: kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*