tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Белоруссиянең Минск районында Әдгам Кәримов каберенә чәчәк салдылар
Белоруссиянең Минск районында Әдгам Кәримов каберенә чәчәк салдылар

Белоруссиянең Минск районында Әдгам Кәримов каберенә чәчәк салдылар

Бүген Татарстан делегациясе катнашында Белоруссиянең Минск районы Волковичи авылы зиратында Кызыл йолдыз ордены кавалеры, Кызыл Армия капитаны Әдгам Кәримов каберенә чәчәк салдылар.

Бөек Ватан сугышы каһарманын искә алу чарасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, Минск районы хәрби комиссары Дмитрий Годун, Бөтендөнья татар конгрессының төбәк тарихын өйрәнүчеләр төркеме, Татарстаннан килгән язучылар, журналистлар, Минск районы Щомыслица авылы мәктәбе укучылары катнашты.

Нәселе буенча чыгышы Казаннан булган, Казахстанда туып үскән татар каһарманы Әдгам Кәримов 1944 елның 7 июлендә 28 яшендә батырларча һәлак була. Ул җирләнгән урында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мемориаль комплекс төзелгән. Әдгам Кәримовның исемен мәңгеләштерүне Казахстанның татарлар һәм башкортлар ассамблеясе җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе урынбасары, мәрхүмнең туганнан туганы Тәүфик Кәримов оештырган.

Васил Шәйхразыев Рамазан аенда каһарман милләттәшне искә алуны изге эш дип атады һәм мемориал комплексны булдыруга өлеше кергән һәркемгә рәхмәтен җиткерде.

«Авыл зираты уртасында безнең милләттәш күмелгән. Кабере каралган. Чит җирләрдә туып үскән башка милләт кешесенең каберенә ихтирам булуы ике халыкның дус һәм туганнарча яшәвен күрсәтә. Авылның зиратка бара торган урамына да Әдгам Кәримов исеме бирелгән», – диде Васил Шәйхразыев.

Минск районы хәрби комиссары Дмитрий Годун Белоруссиядә Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларның каберлекләрен саклауга мәктәп укучылары да җәлеп ителгәнен әйтте. «Юкка гына әлеге чарада мәктәп укучылары катнашмый. Яшьләр тарихи хәтерне белеп үссенгә эшләнә бу эш», – диде комиссар.

Татарстанның «Татар төбәкчеләре» оешмасы рәисе Альберт Борһанов мемориал комплексны төзергә Татарстан акчалата ярдәм иткәнен әйтте. «Без Белоруссиядә Бөек Ватан сугышы солдатлары күмелгән күп каберлекләр күрдек. Монда аларга зур хөрмәт белән карыйлар, чөнки Белоруссия халкы сугыш афәтен аеруча нык татыган. Без бу илдә беренче урынды кеше кадере икәнен аңладык», – диде Альберт Борһанов.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*