tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мое перо»‒«Минем каләмем» иҗат эшләре көтә
«Мое перо»‒«Минем каләмем» иҗат эшләре көтә

«Мое перо»‒«Минем каләмем» иҗат эшләре көтә

Татнетны үстерү фонды «Белем.ру» ҖЧҖ һәм «Радио Белем»-«Белем радиосы» интерет-радиосы белән берлектә «Мое перо»‒«Минем каләмем» Бөтенроссия иҗади бәйгесен уздыра.
Бәйгене уздыруның төп максаты: балалар һәм яшүсмерләр арасында уку һәм әдәби иҗатны популярлаштыру, ике телдә әдәби әсәрләр язучы яшь авторларны илһамландырып, аларга үсәргә ярдәм күрсәтү. Бәйгедә 8–18 яшькә кадәр теләгән һәркем катнаша ала. Конкурсантлар эшләре 23 апрельгә кадәр кабул ителә (кара: Положение).
Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак. Иң яхшы авторлар дипломнар белән бүләкләнәчәк һәм «Белем радиосы» тапшыруларына кунак буларак чакырылачак.
Шулай ук, бәйге нәтиҗәләре нигезендә, «Белем радиосы» студиясендә бушлай язылырга мөмкинлек алучы һәм әсәрләрен радиодан яңгыратучы авторлар исемлеге билгеләнәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*