tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким Биктиев: “Без бердәм булырга тиеш!”
Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким Биктиев: “Без бердәм булырга тиеш!”

Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким Биктиев: “Без бердәм булырга тиеш!”

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким Биктиев белән очрашты.

  • Хәким Биктиев Кенигсберг шәһәрнең беренче совет хәрби комендатураларының офицеры, өлкә мөселманнарының дини оешмасына нигез салучы, шәһәр Ветераннар советы президиумы әгъзасы.

Калинград татарларының дини оешмасының оештыручысы Казанга ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларга килде. Биредә ул Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чараларда да катнашты.

Очрашуда Хәким Биктиев 2020 елда халык санын алу мәсьәләсен күтәреп, татарлар бердәм булуын билгеләп үтте. “Без бүленмәскә тиеш”, – диде Хәким Биктиев. Сугыш ветераны буларак Хәким Биктиев киләсе елда булачак Бөек Җиңүнең 75 еллыгын искә алды.

Шулай ук Хәким Биктиев милләтне саклап калу өчен, татар гаиләләрен күбрәк төзергә кирәк, дип ассызыклады. Үзенең катнаш никахларны хупламавын белдерде.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев үз чиратында ветеранга Калининград өлкәсендә татарлыкны саклап калудагы керткән хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде, сәламәтлек һәм бәрәкәтле тормыш теләде.

  • Хәким Биктиев Калининград җәмгыятенең мөселман өммәтенә фидакарь хезмәте өчен Татарстанның «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. Аңа РФ Диния нәзарәтенең иҗат киногруппасы тарафыннан оештырылган «Сугыш ачысы» документаль фильмы багышланган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*