tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмә районы мөхтәсибәте Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгыш казыяте мәчетләре арасында “Азан-2021” бәйгесен үткәрде
Бөгелмә районы мөхтәсибәте Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгыш казыяте мәчетләре арасында “Азан-2021” бәйгесен үткәрде

Бөгелмә районы мөхтәсибәте Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгыш казыяте мәчетләре арасында “Азан-2021” бәйгесен үткәрде

21-нче март көнне Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгыш казыяте мәчетләре арасында “Азан-2021” бәйгесен үткәрде.

Бөгелмә Үзәк мәчетендә узган әлеге бәйге балалар һәм олылар арасында Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды һәм катнашучыларның татар мәкаме белән азан әйтүләре белән аерылып торды. Азан әйтү ярышында Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Ютазы районнарыннан 50 конкурсант катнашты. Катнашучыларның иң кечкенәсенә 6 яшь, ә иң өлкәненә 86 яшь иде.

Бәйге, катнашучыларның яшенә карап, өч номинациядә узды. Аларны Татарстанның Көньяк-Көнчыгышы имам-мөхтәсибләреннән торган мәртәбәле жюри бәяләде.

Чара Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның сәламләү сүзләре белән башланып китте. Рамил хәзрәт азан әйтүнең фазыйләтләре, ахирәттә мөәзиннәргә биреләчәк әҗер-саваплар турында сөйләп үтте.

Аннары төбәк казые Марат хәзрәт Мәрданшин барлык катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде.

Традицион рәвештә Коръән аятьләре укылып, бәйге башланып китте. Жюри катнашучыларның дикциясенә, азан текстын яңгыратуына, көйләү аһәңенә, костюмының бәйге асылына туры килү-килмәвенә карап, бәя бирде.

7-18 яшьлекләр арасында I һәм II урыннарны Карабаштан Абдулла Нәфиков һәм Исмәгыйль Зәйдуллин бүлеште, III урынны Бөгелмәдән Айдар Вәлиуллин алды.

19-40 яшьлекләр арасында I урынга Азнакайдан Вәлиулла Галимов лаек булды, II һәм III урыннарны Лениногорскидан Булат Рәүпов һәм Ришат Сафин бүлеште.

41 яшьлек катнашучылар арасында Лениногорскидан Фәрхәт Шәйхетдинов I урын алды, II һәм III урыннарны Бөгелмәдән Габдерәшит Мингалиев һәм Равил Билданов бүлеште.

Призерларга кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Йомгаклау тантанасында Рамил хәзрәт Хөснетдинов Бөгелмә Үзәк мәчете мөәзине Габдерәшит Мингалиевка күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт хаты тапшырды. Бәйге дога кылу һәм төшке аш белән тәмамланды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*