tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Сәхибҗамал” татар хатын-кызларын сәламләде
Данис Шакиров “Сәхибҗамал” татар хатын-кызларын сәламләде

Данис Шакиров “Сәхибҗамал” татар хатын-кызларын сәламләде

Бүген Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында шигърияткә багышланган чара узды. “Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере”  шигърият кичәсе Башкортстан Республикасы  “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләренең  Казанга сәфәре кысаларында узды.

“Сәхипҗамал” оешмасы вәкилләрен Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм үз исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Ул шагыйрәләргә яңа иҗади уңышлар теләде һәм мондый очрашуларның алга таба да дәвам итәчәгенә өмет белдерде.

Исегезгә төшерәбез, “Сәхипҗамал” оешмасы әгъзалары татар басмалары редакцияләрендә (“Сөембикә”, “Казан утлары”, “Мәдәни җомга” һ.б.) булдылар һәм “Татарстан” радиосы редакциясе белән таныштылар. Шулай ук Башкортстан делегациясе бүген Бөтендөнья татар конгрессында кунак булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*