tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмә районы мөхтәсибәтенең “Ирхам” мәчетендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды
Бөгелмә районы мөхтәсибәтенең “Ирхам” мәчетендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды

Бөгелмә районы мөхтәсибәтенең “Ирхам” мәчетендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды

Кичә, җөмәдәл-ахыр аеның 11-нче көнендә (24-нче гыйнварда), Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәтенең “Ирхам” мәчетендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды. Әлеге чара Бөгелмә мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның сәламләү сүзләре белән башланып китте.

Рамил хәзрәт Коръән өйрәнүнең әһәмияте турында искә төшерде.

Бәйгедә кырыктан артык бала катнашты. Аларның иң кечкенәсенә – 3, ә иң олысына 16 яшь иде.

Катнашучыларның чыгышын шәһәр мәчете имамнарыннан һәм мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәреннән торган дәрәҗәле жюри бәяләде. Бәйге өч яшь төркемендә барды. Катнашучылар яттан Коръән сүрәләрен башкарды, Аллаһы Китабын дөрес һәм матур итеп укып күрсәтте. Чараны дәвам итеп, балалар өчен мавыктыргыч уеннар һәм Коръән буенча викторина оештырылды.

Бәйгедә җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләгәннән соң, барлык кешеләр чәй өстәленә чакырылды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*