tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмә районының Сугышлы авылында Советлар Союзы Героен искә алдылар
Бөгелмә районының Сугышлы авылында Советлар Союзы Героен искә алдылар

Бөгелмә районының Сугышлы авылында Советлар Союзы Героен искә алдылар

Бөгелмә районының Сугышлы авыл клубында — Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллин йорт-музеенда Иске Исаково башлангыч мәктәбе укучылары өчен «Батырлыгың үлемсез» дигән тематик экскурсия үткәрелде.

Чарада балалар экскурсоводы геройның үлемсез батырлыгы турында сөйләде.

Айгөл Сәлимҗанова — Газинур Гафиатуллинның энесенең оныкчыгы сыйныфташлары өчен «Березка-обелиск» дигән шигырь укыды, ә Иске Исаково авыл мәдәният йорты мөдире сугыш елларында аның туганнары язган фронт хатларын күрсәткән.

Экскурсиядән соң балалар Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин сынына чәчәкләр салды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*