tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Шиһабетдин Мәрҗани мирасын барлау» исемендәге районкүләм укулар узды
«Шиһабетдин Мәрҗани мирасын барлау» исемендәге районкүләм укулар узды

«Шиһабетдин Мәрҗани мирасын барлау» исемендәге районкүләм укулар узды

2021 елның 16 гыйнвары – бөек галим, тарихчы, фәлсәфәче, этнограф Ш.Мәрҗанинең туган көне.  Шушы уңайдан, 15 гыйнвар көнне «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесендә  «Шиһабетдин Мәрҗани мирасын барлау» исемендәге районкүләм укулар  оештырылды.

Укуларда  Арча муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәммәдияров, милли мәсьәләләр буенча методист Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина, район мәктәпләре укучылары һәм укытучылары катнашты.

Чыгыш ясаучылар Ш.Мәрҗанинең татар дөньясына керткән хезмәтләрен анализладылар, туган җиребезне кадерләп яшәүләре, туган телебезне үстерүгә керткән өлешенә бәя бирделәр.

Укуда катнашучылар Шиһабетдин Мәрҗани мирасын өйрәнү, барлау эше дәвамлы булыр дип ышандырдылар.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*