tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмәдә «Милли моң» мөнәҗәтләр фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә
Бөгелмәдә «Милли моң» мөнәҗәтләр фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә

Бөгелмәдә «Милли моң» мөнәҗәтләр фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә

15 октябрьдә Бөгелмәдә «Милли моң» Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале уза. Быелгы фестиваль Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап үткәреләчәк. Бәйгене Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге оештыра.

Мөнәҗәтләр башкару фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны барлау, саклау, үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан оештырыла. Узган елны мөнәҗәт фестивале ике йөздән артык сәләтле башкаручыны үзенә җыйган иде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Конкурста катнашу өчен җиде яшьтән һәм аннан өлкәнрәк башкаручылар чакырыла. Башкаручылар осталыкларын «Соло» һәм «Ансамбльләр» номинацияләрендә күрсәтәчәк. Жюри аларның башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итәчәк. Фестивальдә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, ә һәр солист һәм ансамбль бәйгедә катнашу хакында сертификат алачак.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2022 елның 10 октябренә кадәр Бөгелмә шәһәре, Краснослободская урамы, 68 йорт адресы буенча һәм [email protected] һәм [email protected] электрон почтасы аша кабул ителә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*