tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узачак
Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узачак

Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узачак

19 сентябрьдә Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узачак. Бәйгене оештыручылар булып Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге тора. Быелгы фестиваль нәзарәт игълан иткән Туган тел елы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелә.

Мөнәҗәтләр башкару фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны барлау, саклау, үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан оештырыла.

Конкурста катнашу өчен җиде яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр чакырыла. Ярыш ике номинациядә узачак: “Соло” һәм “Ансамбльләр”. Бәя бирүчеләр башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итәчәк. Фестивальдә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, ә һәр солист һәм ансамбль конкурста катнашу хакында сертификатлар алачак.

Узган елны мөнәҗәт фестивале ике йөздән артык сәләтле башкаручыны үзенә җыйган иде.

Фестиваль хакында тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдә танышырга мөмкин. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2020 елның 15 сентябренә кадәр Бөгелмә шәһәре, Краснослободская урамы, 68-нче йорт адресы буенча һәм [email protected] һәм [email protected] электрон почтасы аша кабул ителә. Барлык сораулар буенча 8 (85594) 4-16-98, 89870639744, 89397361461 телефоннары буенча элемтәгә керергә мөмкин.

“Милли моң” мөнәҗәтләр фестивале 19-нчы сентябрьдә сәг.09.30-да Татар мәдәнияте үзәгендә узачак. Адресы: Бөгелмә шәһәре, Гашек урамы, 3 нче йорт. Фестивальнең нигезләмәсе белән түбәндә танышырга мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*