tatruen
Баш бит / Яңалыклар /  Богырысланда Абдуллиннар гаиләсе 22 ел буе икмәк пешерә
 Богырысланда Абдуллиннар гаиләсе 22 ел буе икмәк пешерә

 Богырысланда Абдуллиннар гаиләсе 22 ел буе икмәк пешерә

Оренбур өлкәсендәге Богырысланда гаиләләре белән эшмәкәрлеккә алынучы татарлар күп. Абдуллиннар шуларның берсе. Альфрет белән Рамилә  – 29 ел элек гаилә корганнар.  Альфрет  Абдуллин  – тумышы белән күрше Северный районының Кряжлы авылыннан. Рамилә – Ибрәй авылыннан. Бу эшкә  алар 22 ел элек алына. Бүгенге көндә әлеге өлкәдә 100 якын кеше хезмәт куя. Уллары Альберт – Нижневартовскида эшли, кызлары Альбина – Казанда, КФУның юридик факультетын тәмамлый.

Эшмәкәрләр гаиләсе  икмәк сәнәгатендә күп еллар  эшли. Альфрет белән Рамилә  Абдуллиннар бу хезмәттә чишмә башыннан. Элегрәк грантларга таянсалар, хәзер инде тик үз көчләренә генә. Дәүләт ярдәме турында сүз бармый. Шул ук вакытта үз-үзеңә генә исәп тотарга туры килә.

Директор сүзләренә караганда , шәһәрлеләрнең ихтыяҗларын тәэмин итү өчен куәт җитәрлек.Хәзер башка төбәкләрдән дә заказлар бар.Чимал белән тәэмин итүчеләрне эзләү бара. Богырыслан шәһәрендә бердәнбер тегермән бар.

Дөньяда, илдә нинди генә икътисади кризислар булмасын, киштәләрдә икмәк булса, кешеләр тыныч булачак. Ә менә иртәнгегә җылы икмәк булсын өчен аны тик төнге смена пешерә.

Шәһәрдә сигез  икмәк пешерү йорты бар, икесе Абдуллиннарныкы. Мәктәпләр белән балалар бакчасын, хастаханәләрне дә икмәк белән алар тәэмин итә. Социаль әһәмияткә ия булган азык-төлеккә бәяләр мөмкин булган кадәр вакытны саклап калырга вәгъдә итә. Әмма барысы да җитештерүчеләрдән генә тормый.

Эшмәкәрләр  берничә икътисади кризис та кичерәләр. Көнбатыш тарафыннан кертелә торган санкцияләр, әлбәттә, чагылды, әмма нигездә, алар  кондитер цехына кагыла.

Россия өчен экзотик башлангычлы татлы продукция барлыгы 10%. Аларны да үзләренекенә алыштырырга әзерләнәләр. Партнерлары да Россиядән. Мисал өчен, чикләвекләр  Краснодар якларыннан китерелсә, инде чия җыю хәстәрен эшмәкәрләр үзләре булдырмакчы.

Продукция  җитештерүне туктатмас өчен биредә  резерв мичләр бар. Җиһазлары да үзебезнеке. Планда 2023 елда – икмәк заводын ачу. Җиһазлар инде алынган, аларның да 90%  – Россиядә булдырылган.

Альфрет  Абдуллин – Богырысландагы татар дөньясы белән бәйле булган барлык эшләрдә: Сабантуймы ул, хәйриячелекме – барысында да актив катнаша. Туган авылы  Кряжлыда – татар мәктәбен саклап калуда да аның өлеше бар. Эшмәкәрләр продукцияләрнең хәләл булуын да күздә тота. Азык –төлекне  татар халык ашларына таянып җитештерәләр. Колмак белән баш изеп, икмәк пешерүчеләр алар-шәһәрдә бердәнбер.

Ә бу бизнесны уртача дип атарга мөмкин. Пиццаның туган ягы – Италиягә кайтып кала. Эшмәкәрнең сүзләренә караганда, өстенлек  һәрвакыт Россия тәэмин итүчеләренә бирелде.

Төрле дәрәҗәдәге дипломнар, Рәхмәт хатлары – барысы да Абдуллиннарның хезмәт нәтиҗәсе. Эшмәкәрләр гуманитар ярдәм итүдән дә читтә калмый. Донбаска он  җибәрү  белән беррәттән, акчалата ярдәм күрсәтү һәм башкалар.

Тәүлегенә 2 мең тонна  продукция кибетләр буенча калдыксыз диярлек тарала. Эшкуарларның сүзләренә караганда, кибеттәге сату бәясе аерылырга мөмкин. Шуңа да үз сәүдә үзәкләрен булдырганнар. Бу бәяләр күпкә артмаска тагын бер этәргеч.

Фирүзә Әбсәламова

Оренбур

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*