tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Боксчы Артур Сөбхәнкулов хәзер өйрәнмәсәк, оныкларыбыз татар телен онытачак, дип исәпли
Боксчы Артур Сөбхәнкулов хәзер өйрәнмәсәк, оныкларыбыз татар телен онытачак, дип исәпли

Боксчы Артур Сөбхәнкулов хәзер өйрәнмәсәк, оныкларыбыз татар телен онытачак, дип исәпли

Хәзер өйрәнмәсәк, оныкларыбыз татар телен онытачак. Волгоградта Россия һәм Куба җыелма командалары арасында халыкара матчта 60 кг га кадәр үлчәүдә җиңү яулаган Артур Сөбхәнкулов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шундый фикерен әйтте.
Артур Сөбхәнкулов үзенең милләте татар булуын да әйтте. “Безнең өйдә әти белән әни татарча сөйләшә. Мин татар телен бик яхшы беләм дия алмыйм. Авылга картәтәй, нәнәй янына, Чишмә районы Яңавылга кайткач, кыенрак, чөнки анда русча беркем белми, барысы да татарча сөйләшә”, – диде ул.

Спортчы татар телен өйрәнү һичшиксез кирәк дип саный. “Хәзер аны өйрәнмәсәң, онык-оныкчыкларыбызга берни дә барып җитмәячәк. Гомумән, алар татар теленең нәрсә икәнен, халыкның тарихы һәм гореф-гадәтләрен онытачак. Мин, мәсәлән, олыгайгач кына туган телне балачактан өйрәнергә кирәклеген аңлый башладым. Мин аны камиллектә белмим, миңа оят. Ләкин бу кимчелекне төзәтергә тырышам”, – диде Артур Сөбхәнкулов.

Халыкара матч 13-14 сентябрьдә «Волгоград ЭКСПО» аренасында узды. Бу җиңү спортчыга дөнья чемпионатында катнашырга мөмкинлек бирә.

Артур Сөбхәнкулов Куба боксчысы Ласро Альварес Эстрада Лондондагы җәйге Олимпия уеннарының бронза призеры, өч тапкыр дөнья чемпионын җиңде.

“Тренер белән утырып аның көрәшләрен күзәттек, аның тактикасын өйрәнергә тырыштым. Тренер кабатлау комбинацияләре кулланырга, беренче номер белән эшләргә, алга барырга кушты. Мин шул ысулны кулланырга тырыштым”, – диде ул.

Артур Сөбхәнкулов хәзер Россия чемпионатына әзерләнүен әйтте. “Россия чемпионаты 13 октябрьдә Якутскида башлана. Әзерлекнең ике этабын уздык. Беренче этапта без Кабардино-Балкария Республикасында булдык. Икенче этап 12 сентябрь көннәрендә Кисловодскида узды. Хәзер мин 3-4 көн өйдә торам, шимбә көнне Мәскәүгә өченче әзерлек этабына китәм”, – дип аңлатты боксчы.

Россия чемпионатында җиңүчеләр арасыннан 2019 елда Сочида узачак дөнья чемпионатында һәм алга таба Олимпия уеннарында катнашу өчен кандидатлар сайлап алыначак.

Артур Сөбхәнкулов балачакта спорт белән шөгыльләнмәгән. “14 яшемдә җәен авылга әбигә кайттым. Анда эш юк, тәмәке тартып, уйнап, тик вакыт уздырып йөрдем. Аннары бушка вакыт әрәм итмәскә кирәк, шәһәргә кайткач берәр спорт төренә язылам дигән карарга килдем. Үзем өчен шөгыльләнергә генә дигән максат иде, ләкин бераздан мин бокска кереп киттем. Актив эшли башладым, күңел ачуларга вакыт калмады. 15 яшьтән бирле күнегүләр ясап, хәзерге вакытта Россия җыелма командасы өчен чыгышлар ясыйм”, – ди спортчы.

Артур Рамил улы Сөбхәнкулов 1992 елда Уфада туган. Россия чемпионатларында үз үлчәвендә (60 кг) ике тапкыр бронза, ике тапкыр көмеш медаль алган.

Айдар Галимов
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*