tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Болгар радиосы» яңа форматта эшли башлый
«Болгар радиосы» яңа форматта эшли башлый

«Болгар радиосы» яңа форматта эшли башлый

1 октябрьдән 91,5 FM дулкынында яңа сәхифәләр барлыкка килә. Айгөл Хәйруллина «Сүзлек» сәхифәсендә сирәк кулланыла торган татар сүзләрен өйрәтсә, «Рәхәт сәяхәт»тә Татарстанның бай тарихлы, истәлекле урыннарын радио тыңлаучыларга сәяхәтче күзлегеннән җиткерәчәк.

Наилә Гыйбадуллина «Киңәшле эш» тапшыруында төрле темага экспертларның файдалы киңәшләре белән бүлешсә, «Кызлар көндәлеге»ндә ул хатын-кызларны кызыксындырган сорауларга җавап җиткерәчәк.

Зөлфия Гыйлметдинова татар дөньясына үз өлешен керткән татарлар турында «Шәхесләргә шәрехләр»дә сөйләячәк. Шулай ук татар теле үсеше, милли сәясәт белән Фаил Гыймадов «Милли мөнбәр»дә таныштырачак.

«Оныту мөмкин түгел» сәхифәсендә Шәмсия Җиһангирова музыкаль һәм әдәби әсәрләрнең тарихын, ә Гөлназ Миньязова «Булган бит, ә!» тапшыруында татар халкының гореф-гадәтләрен барлаячак.

Машина йөртүчеләр белән булган юлдагы хәлләр турында Дилбәр Фәизова «Тәгәрмәч»тә таныштырып барачак һәм «Мәзәкләр» сәхифәсен башлап тыңлаучыларыбызның кәефен күтәрәчәк.

Шулай ук популяр спектакльләрдә яңгыраган җырларны «Театр тавышы» сәхифәсендә тыңлап булачак. Ә «Җәүһәрләр»дә ретро җырлар, 90нчы, 2000нче елларның алтын хитлары яңгыраячак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*