tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгарда мөселман зираты төзекләндерелә
Болгарда мөселман зираты төзекләндерелә

Болгарда мөселман зираты төзекләндерелә

Спас мөхтәсибәте тарафыннан Болгар шәһәре мөселман зиратын төзекләндерү эшләре алып барыла. Шушы көннәрдә халык ярдәме белән (самовложение акчасына) зират әйләнәсенә яңа койма тоту эшләре кабат башланды. Аның яртысы моннан биш ел элек эшләнгән иде. Хәзер эшләрне дәвам итү мөмкинлеге туды. Зират коймасы искергән иде, ул узган гасырның 50-60нчы елларында тотылган булган.

Хәзерге вакытта биредә эш кайный: яңа баганалар, прожилина, штакетник куела.

Спас мөхтәсибәте район хакимияте башлыгы Фәргать Вәгыйзь улы Мөхәммәтовка, шәһәр башлыгы Алевтина Владимировна Костинага, төзүче Айрат Наил улы Хәйруллинга рәхмәтләрен җиткерә.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*