tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Борынгыдан килгән гадәт
Борынгыдан килгән гадәт

Борынгыдан килгән гадәт

Авылларда каз өмәсе гөрләгән чак. Гаҗәп һәм шул ук вакытта сөенечле хәл: каз өмәсе һаман да йола буларак яши әле, димәк. Соңгы елларда район-авылларда бөтен шартын туры китереп оештырылган каз өмәләрендә булырга туры килде. Каз асрау, безнең халык өчен бу кош­ның дәрәҗәсе, бәһасе хакында да язарга кирәк дип таптык. Каклаган каз – бездә иң зур сыйларның берсе бит.

«КАЗ АЛМЫЙЧА КАЛГАН ЮК»

Төрле авыл, районнарда ре­дакциябезнең җанатарлары бар. Сәфәргә баргач, дуслашып кай­табыз чөнки. Язын Яшел Үзән ра­йонының Олы Ачасыр авылында мөлаем, бик тырыш авыл апала­ры белән танышкан идек. «Тагын күрешергә язсын», – дип саубул­лашып кайтып киттек. Һәм менә күрешергә тагын җай чыкты – каз өмәсенә чакырдылар. Дуслар чакырган җиргә бармый калу мөмкинмени?!

Олы Ачасыр – Яшел Үзән райо­нының атаклы авылы. Буа – Казан поездына чиләк-көянтә белән ке­реп, башкалага катык‑сөт сатарга килүче апаларны күпләр хәтер­лидер. Бүген халык алай чиләк-көянтә күтәреп Казанга йөрми инде. Беренчедән, апалар кар­тайган, икенчедән, заманы бүтән.

Cүз башы бит каз өмәсе иде. Аны, бөтен шартын туры ките­реп, Кадрия апа Гарәфетдинова үткәрде. Хуҗабикә һәр нәрсәне алдан оештырган: берәү казлар­ны тота, улы белән кияве суеп тора, ике хатын‑кыз түшкәләрне үтүкли, ә мунча эчендә дүрт‑биш хатын-кыз аларны йолкый… Хәт­та мөнәҗәтләр укырга да аерым кеше бар иде. Мин исә барысын да күзәтеп, сораулар биреп, теркәп тордым.

– Элек безнең әниләр казны йол­кыганчы мичкә тыгып ала иде, – дип сөйләде хуҗабикәнең күршесе Сания апа. – Хәзер алай эшләми­без, үтүклибез генә. Бик җайлы. Кайбер җирләрдә каз түшкәлә­рен башта суга тыгалар, тик алай эшләсәң, аның мамыгы юешләнә. Мамыкны киптерү тагын бер эш була.

– Каз мамыгын нишләтәсез? – дим.

– Җыеп йөриләр, тапшырабыз. Хәзер бит йон мендәрләрдә йокла­мыйлар. Аллергия, дип, балаларны да йоклатмыйлар…

Өч сәгать дигәндә, 20 казның эшен бетерделәр. Һәм ул шундый тиз, күңелле үтте ки, бер мизгел кебек кенә тоелды. Ә Кадрия апа, чын хуҗабикәләрчә, эшне тәр­типкә салып, йөреп кенә торды: «Гүзәл, үтүкләп бетергәч, казның баш-аякларын чистарта тор…», «Сания, әйдә, җайлырак итеп утыр әле…», «Эчәсегез килмиме?..»

Каз өмәсенә Кадрия апа иң якыннарын гына җыйган – ике кызы, килене, кодагые, күршеләре, үзе белән бергә «Зөбәрҗәт» ансамбленә йөрүче хатын-кызларның берничәсе. (Олы Ачасырда өч ел элек «Зөбәрҗәт» җыр ансамбле оештырганнар. Анда авылның сигез хатын‑кы­зы җырлый.)

Кызларыбыз җырлый-җырлый каз йолкыган арада гармунчы егет тә килеп җитте. (Үзен шулай дип таныштырды.) Әллә гармун­ны, әллә Әнвәр абыйны күреп, хатын-кызлар тагын да моңлы­рак җырларга кереште. Аннан, каз түшкәләрен көянтәгә асып, чишмә буена кузгалдылар. Мо­нысы тагын бер манзара булды: юлда очраган һәркем тизрәк кесә­сеннән телефон алып, казлар ас­кан кызларны төшерә башлады. Гаҗәп тә түгел: авылда мондый күренешкә көн саен юлыкмый­сың! Кызлар исә, каз түшкәләрен тотып, әле камераның берсенә, әле икенчесенә елмайды. Шулай итеп, борынгы йолага заман төс­мере өстәлде.

Арттан килгән Кадрия апа каз каурыйларын чишмә буена чәчә барды…

– Ырымы шундый, – диде хуҗа­бикә. – Быел 20 бәбкә сатып ал­ган идем, Аллага шөкер, барысы да үсте. Каурыйларның да «ши­фасы» тигән дип уйлыйм, су буена чәчкәч, киләсе елга да бәбкәләр була, үсеп җитә, дигән ышану бар.

– Түшкәләрне юарга бөтен кеше чишмә буена төшәме? – дим.

– Әйе, без хәтта бозау суйгач та, чишмә буена төшәбез. Электән шулай килгән, эчәгеләрне юып, эшен бетереп кайтасың.

– Элек өйләргә су кермәгән иде, шуңа да бөтен кеше дә чишмә буе­на төшкән. Хәзер бит һәр йортта су бар, – дим.

– Булса да, чишмәгә төшәбез. Өйдә кысынкырак, чишмә буенда җайлырак. Бездә бит чишмәләр күп, барысын да карап, тәртипләп торалар.
Кадрия апаның Олы Ачасырга килен булып төшкәненә 34 ел тул­ган. Төп йортта каената, каенана белән яшәгән. Ул белгәннән бирле бу нигездә каз асрыйлар. «Бер генә ел да каз алмыйча калган юк», – диде Кадрия апа. Зурлап, бөтен шартын китереп, каз өмәсе үткәрүе икенче тапкыр гына икән.

– Каз йолкырга балалар да кай­та, күршеләрне дә чакыра­сың, – дип сөйләде Кадрия апа. – Түшкәләрне юарга чишмә буена да төшәсең. Каз йолкучыларга тәм-томын, бер казны да пешерә­сең. Гомер буе шулай итәбез. Тик бүгенге кебек бәйрәм формасында түгел, гадирәк уза иде ул. Бүген тә­мам бәйрәм ясадык бит. Кызларга рәхмәт, булдырдылар!

Хатын-кызлар чишмә буеннан кайтканчы табын инде әзер иде. Иң төп сый – әлбәттә, яңа гына суелган, мичтән чыккан каз. Та­бын артында янә җыр, уен-көлке, рәхмәт сүзләре ишетелде…

ТЕАТРГА ӘЙЛӘНГӘН ГАДӘТ

Бүген каз өмәләрен театраль-ләштереп үткәрү бик популяр. Күп районнарда махсус шундый конкурслар уйлап чыгарганнар: зоналарга бүленеп, авыл мәдәният йортларында каз өмәләре уза. Авылның иң уңган хуҗабикәлә­ре бәйрәмгә каз каклап алып килә, милли киемле егет-кызлар сәхнәдә җырлый, бии, уйный… Аннан зона буенча җиңүчеләрне ачыклап, аларны район мәдәният йортына чакыралар. Шулай итеп төбәкнең иң уңган хуҗабикәсен, иң җор телле коллективын ачык­лыйлар.

Каз өмәсе – борынгы йола, дибез. Элек ничек узган соң ул? Бу хакта Традицион мәдәниятне үстерү үзә­ге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова белән сөйләштек.

– Сакланып килгән традицияләр арасында безнең өмәләр система­сы бар, – диде Фәнзилә ханым. – Шулар арасында иң киң таралга­ны, популяры – каз өмәсе. Күпләр аны «йола» дип атый. Ләкин бу оч­ракта әлеге сүз бик үк туры килеп бетми, «гадәт», дисәк, дөресрәк булыр. Исем кушу, килен төшерү – менә алары йола. Гадәт – тотрыклы күренеш түгел. Ул, ниндидер шарт­ларга бәйле рәвештә, үзгәрүчән була. Без аны, ничек кенә тырыш­сак та, аерым бер заманга бәйләп куя алмыйбыз. Һәр заманның үз гадәтләре бар. Мисал өчен, бүген күп авылларда июнь аенда уңган хуҗабикәләрнең беренче партия тавык-чебешләре өлгереп җитә. Һәм чебиләр йолкырга да кеше чакыралар, чөнки аны аның эшен бер көнне бетерсәң, җайлырак. Менә бу – өмәләр традициясе.

Каз өмәләренең хәзер вакыты күчте. 60–70 нче елларда ноябрь башында инде кар ята иде. Каз өмәләре нәкъ шул вакыт­ка туры килде. Халык, берьюлы күмәкләшеп, үстергән казларын тиз генә суеп, урнаштыруны карады. Каз, гомумән, безнең татар өчен төп ризыкларның берсе: кыз бирсә дә, зурлап кунак җый­са да, хәтта печән өстенә дип тә махсус каз каклап куйганнар. Каз ул – кунакка карата булган кадер-хөрмәт, дәрәҗә…
Фәнзилә Хәкимовна белән сөйләшеп утырган арада ми­нем дә балачактагы хатирәләр яңарды. Җәен, чорма башына менеп, кәгазьгә төрелгән как­лаган казларны санап: «Кайчан дәү әни боларны ачар икән?» – дип көтеп йөрисең. Әтиемнең әнисе аларны аеруча тәмле итеп каклый иде. Шунысын да әйтергә кирәк: ул чорларда бүгенге ке­бек зур‑зур туңдыргычлар юк бит. Көннәр суыткач, кош-кортларны суеп куялар да язга кадәр келәт кебек җиргә кертеп асалар. Бүген исә декабрь азагында да ит тышта җебеп утырырга мөмкин. «Әле ярый зур туңдыргычлар бар», – дип сөенеп куясың…

– Ул заманнарда һава торышы да әйтерсең кешеләргә илтифат күрсәткән, – ди Фәнзилә апа да. – Көннәр бер суыткач, бүгенге кебек кире җебетми иде. Хәзер климат үзгәреп бара. Ни өчен каз өмәләре ноябрь башында узган? Казлар­ны йолкып эшкәртер өчен вакыт кирәк. Белгәнебезчә, дистә ел­лардан бирле ноябрь башында октябрь бәйрәмнәре уза, ягъни халык ял итә. Димәк, эш эшләргә дә вакыты була. Каз өмәләре тәмамланганнан соң, мөгезле эре терлекне суеп, эшен бетерәләр. Авыл кешесе кышка тынычлап, муллыкка туенып керә.

Татарда һәр күренешне махсус исем‑атама белән атыйлар. «Ал­лага шөкер, казларны эшкәртеп туңдыргычка аттык», – димиләр. «Шөкер, урнаштырдык», – диләр.
Минем тагын бер нәрсәгә игъ­тибарны юнәлтеп узасым килә: бүген һәр нәрсәнең үз бәясе бар. Кош-кортларга ашлык мәсьәлә­сен күздә тотам. Элек мал‑туар асрау, каз, тавык‑чеби үстерү бү­генге кебек чыгымлы түгел иде. Иген колхоз амбарыннан хуҗа­лыкларга машиналап кайтты, эш көненә дә бирәләр, болай да. Бүген исә игеннең һәр килосы исәптә, чөнки аны сатып алалар. Авыл кешесе игеннең бәясен белә: ярты капчык икмәгең калган икән, ике көн ашатырга ризык бар, дигән сүз. Кош-кортларны вакытында суймасаң, иген сатып аласы була.

«ЙОРТ ХУҖАСЫ»

Казны сую вакыты үзгәргән кебек, бүген аларны үстерү рәве­ше дә үзгәрде. Авылдан чыккан һәркем хәтерлидер: көннәр язга таба авышып, җылыта башлау­га, өйдә «хуҗа» барлыкка килә – ана каз. Әле берәү генә дә түгел. Ул өйгә кергәч, бала-чагага йөгереп йөрмәскә кушыла, «хуҗа»ны бор­чымаска кирәк. Ялгыш онытылып китеп, аягыңны карават өстендә тибрәтеп утыра башласаң, «шалт», ана каз шунда ук эләктереп ала. Фәнзилә Хәкимовна да ул хакта бик тәмләп сөйләде:

– Безнең балачак, үсмер чак­лар казлы дәвергә туры килде. Аның тәртибе болай иде: бер оя – өч ана казга бер ата каз калды­ралар. Көннәр җылыта башла­гач, ата казга аерым тәрбия күрсәтәләр: тәм-томнар бирәләр. Янәсе, шулай итсәң, йомыркалар аталанган була. Ана каз йомыр­калар өстенә утыргач, игътибар аңа күчә. Шулай итеп утыз көн дә­вамында хуҗабикә могҗиза, ягъ­ни бәбкәләрнең чыкканын көтә. Кыш буе дүрт каз асрап чыгу хуҗа өчен – шактый чыгымлы эш. Шуңа да кайбер кешеләр ана каз гына калдыра. Ә аннан язга таба ана ка­зын «кунакка» ата казлы йортка илтеп тора. Бу кадәр тырышып та бәбкәләр чыкмаса, бик кызга­ныч, әлбәттә. Ләкин төрле чаклар була иде.
Бүген бу гадәт тә үткәндә кал­ды. Хәзер инде беренче яшел чирәм шытып чыккач, анасы белән йөргән сап‑сары бәбкәләр­не бик очратмыйсың. Халык бәбкәләрне сатып кына ала. Әле анда да зуррагына өстенлек бирәләр, мәшәкате булмасын, дип…

– Элек бер хуҗалыкта йөз, йөз илле баш каз бәбкәсе асрау мөмкин хәл түгел иде, – дип сү­зен дәвам итте Фәнзилә ханым. – Чөнки казлар аның кадәр бәбкә чыгармый, берничә оя булса гына. Тик кышка унлап каз калдырмый­сың инде. Элек аны хуҗалыкларда хуҗалар үзләре, якыннары ашар өчен асраган. Бүген исә каз үстерү­не бизнес иткән кешеләр дә шак­тый. Мин моның начарлыгын күр­мим, киресенчә, бик әйбәт. Заман үзгәрсә дә, казга ихтыяҗ, мәхәббәт кимеми. Шунысы сөенечле. Каз бит ул – чын‑чын татар ризыгы…

Фәнзилә Җәүһәрова – Кукмара кызы. Туган авылында бик күп тап­кырлар каз өмәсендә катнашкан. Ул вакытларны менә ничек искә алды ул:

– Каз йолкырга һәркемне чакыр­мыйлар иде. Үткен, эшкә булган кызларны гына әртилгә алалар. Без исә, биш‑алты кыз, алдан сөйләшенгән исемлек буенча, өмәгә йөрибез. Әртил ел саен үзгә­реп тора, өлкәнрәк кызлар кияүгә чыгып китә, яшьрәкләр кушыла. Каз йолкуның барлык нечкәлеклә­рен яңа килгән кызга аңлатасың. Бер казны чистартып, эчен алгач, хуҗабикә каз маен эретеп, кой­мак пешерә тора. Аннан кызларны чәйгә чакыра. Эш беткәч, (казны мунчада йолкыйлар), яңадан өйгә керәсең. Анда инде кайнар шулпа ашыйсың, тәм-томнар белән чәй эчәсең. Тамак ялгагач, түшкәләрне юарга чишмә буена төшәсең. Кичен тагын шул йортка җыеласың. Хуҗабикә инде тәмле итеп каз пешергән була, төрледән-төрле ризык әзерли. Уен-көлке­ле (кызның йөргән егете булса, ул да килә), күңелле мәҗлес була. Безнең якларда каз өмәләре хәзер дә уза. Әлбәттә, заман үзгәрү белән табынга чыгарыла торган ризык­лар да төрлеләнә. Ә асылы шул: каз үскән, эше беткән, инде кү­ңелле итеп бәйрәм итсәң дә ярый.

…Татар авыллары булганда, каз өмәләре югалмас. Монысына шик юк. Гадәтме, йоламы, ничек аталуы халыкка әллә ни мөһим түгел, иң әһәмиятлесе – кешеләр­не берләштерүче, очраштыручы бер мәҗлес, чара ул. Менә шунысы кыйммәтле аның.

«КӨН ДӘ ӨМӘ!»

Марат Гыйбадуллин, Әлки районы Яңа Чаллы авылы:

– Ун ел инде: мең баш каз алып үстерәбез. Уль­яновск өлкәсеннән китереп бирәләр. Без 40–45 көнлек бәбкәләрне алабыз, үстерергә җиңелрәк. Быел бер бәбкәне 380 сумнан сатып алдык, узган ел 360 сум иде. Үзебезнең 4 гектар җиребез бар, шунда ясалма күл ясаттык. Кошлар чыгып китмәсен өчен кырыйларын тотып алдык. Төнгә бер каравыл­чы сакта тора. Төлкеләр күп, явыз ниятле кешеләр дә булырга мөмкин, шуңа күрә казларны сакламый мөмкин түгел.

Файдасы, әлбәттә, бар. Булмаса, асрамас идек. Сан­нарда исәпләгәндә, бәбкәне 380 сумга сатып алсак, чистартылган түшкәне 1400–1500 сумга сатабыз. Инде казларны суя башладык, ярминкәләргә йөри­без. Бер көнгә 50 ләп каз суела, эшкәртергә кеше чакырабыз. Көн дә өмә бездә! Бер хатын‑кыз ун­лап каз чистарта. Шуның өчен аларга казларның эч-башын, маен биреп җибәрәбез, акча да өстибез. Каз йолкырга кеше табылып тора, проблема юк. Авылда хатын-кызлар күп бит!

Автор: Руфия Фазылова
Фотограф: Cолтан Исхаков, 
“Татарстан журналы”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*