tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты комиссияләре эшләде
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты комиссияләре эшләде

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты комиссияләре эшләде

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзалары комиссия утырышларында җыелдылар.

Россия Ислам институтында – Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү  комиссиясе, Татарстан Дәүләт Советында – Халыкара багланышлар  һәм кеше хокуклары комиссиясе, сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында – Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне һәм икътисадый багланышларны үстерү комиссиясе, мәдәният министрлыгында – Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы комиссиясе,  мәгариф һәм фән  министрлыгында – милли мәгариф һәм фән комиссиясе, “Казан” милли мәдәният үзәге – массакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе, Татарстан Фәннәр академиясендә – татар милләтенең стратегик үсеше комиссиясе эшләделәр.

Төшке аштан соң “Казан” милли мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узачак. Анда 2016 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау һәм 2017 елга эш планын кабул итү булачак.

Кич белән татар конгрессы чараларында катнашучыларга Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” тарихи-хореографик спектакле тәкъдим ителәчәк.

8 декабрьдә киңәйтелгән утырыш эшендә катнашкан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзалары “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы эшендә катнашачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*