tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы чаралары башланып китә
Бөтендөнья татар конгрессы чаралары башланып китә

Бөтендөнья татар конгрессы чаралары башланып китә

Бүген, 4 декабрь иртәсеннән татар конгрессы бинасына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” X Форумы делегатлары җыела башлады. Биредә теркәлгәннән һәм кунакханәләргә урнашканнан соң алар “Казан” милли мәдәният үзәгенә киләчәкләр. Биредә Юрмалада яшәүче, ләкин Казанны туган шәһәре дип санаучы рәссам Виталий Ермолаевның үзенчәлекле күргәзмәсе ачылачак. Төштән соң БТК БК киңәйтелгән утырышына килүчеләр “Нәтиҗәле низагсыз аралашуга, дәүләт теркәлүе сорауларына һәм татар милли-мәдәни оешмалар эшчәнлеге”нә кагылган лекцияләр тыңлаячак. “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” X Форумы делегатлары өч секция эшендә катнашачак. Алар ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында, IT-Паркта, “Казан” милли мәдәният үзәгендә эшләячәк. Кич белән “Татар тарихы” 7 томлык академик басманы тәкъдим итү каралган.

Иртәгә 5 декабрьдә “Корстон-Казан” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” X Форумының пленар утырышы узачак. Төшке аштан соң форум делегатлары “Иннополис” икътисади зонага экскурсиягә китәчәк. “Казан” милли мәдәният үзәгендә бу вакытта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узачак. Кич белән Камал театрында “Халкым минем” телевизион тапшыруының 10 еллыгына багышланган тантаналы кичә булачак.

Ял көне 6 декабрьдә чараларга катнашучыларның китүе планлаштырылган.

Искәртеп узабыз, 4-6 декабрь көннәрендә узачак чараларда Россия Федерациясенең 52 регионыннан, 23 ерак һәм якын чит илләрдән 600 делегат катнашуы көтелә. Әлеге исемлектә: татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре, татар эшмәкәрләре, Татарстан Республикасының Президент Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Казан шәһәре хакимияте, татар зыялылары, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*