Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 16-18 апрельдә чәкчәк пешерү буенча мастер-класс үткәрәчәк. Шушы уңайдан Татарстан җирлегендәге “Ак калфак” оешмаларыннан аш-су осталары чакырыла. Катнашучыларның милли киемнән килүләре дә сорала.
Казанда тору, туклану, мәдәни чаралар чыгымнарын оештыру комитеты үз өстенә ала, юл чыгымнары килүчеләр хисабыннан.
Чәкчәк пешерү буенча мастер-классның программасы:
16 апрель
08.00-12.00 – килүчеләрне теркәү, урнаштыру
13.30-17.30 – төрле төрдәге чәк-чәкләр, бавырсак, талкыш-кәләвә пешерү буенча мастер- класс (Халыкара хезмәт күрсәтү колледжы, Адоратский урамы, 58Б )
18.00-18.20 – Г.Тукай әсәрләре буенча “Сөйкемле Шүрәле” бәйгесендә катнашкан балалар кул эшләре күргәзмәсе белән танышу
19.00-20.30 – Кытай татарлары белән очрашу-концерт
17 апрель
8.30-12.00 – пәхләвә, талкыш-кәләвә, кечкенә һәм зур гөбәдия пешерү, корт ясау, тавык тутыру буенча мастер- класслар (1 нче төркем – “Тәмле булсын” рестораны, Шмидт урамы, 34/18), (2 нче төркем – “Казан” рестораны, “Казан милли-мәдәни үзәк, Пушкин урамы, 86, )
14.00-17.00 – мастер классның дәвамы
17.30-18.00 – “Казанның 1000 еллыгы” музее белән танышу
19.00-21.00 – Г.Камал исемендәге театрда К.Тинчурин әсәре буенча “Зәңгәр шәл” спектаклен карау
18 апрель
Кайтып китү
Фото: smartnews.ru