tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “ХӘБӘР” бөтенроссия журналистлар бәйгесе нигезләмәсе
“ХӘБӘР” бөтенроссия журналистлар бәйгесе нигезләмәсе

“ХӘБӘР” бөтенроссия журналистлар бәйгесе нигезләмәсе

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстаннан читтә нәшер ителүче татар телле гәҗитләр, эфирга чыгучы теле- һәм радиотапшырулар редакцияләре һәм журналистлары арасында “ХӘБӘР” бөтенроссия конкурсын башлап җибәрә.

Конкурс 2023 елның 1 февраленнән 2023 елның 30 сентябренә кадәр үткәрелә. Конкурска 2022 елның 1 сентябреннән алып 2023 елның сентябрь аена кадәр басылган, эфирга чыккан эшләр кабул ителә.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

«Төбәктәге татар тормышы» (әлеге номинациягә Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә  һәм үз җирлекләрендә танылган татар шәхесләренә багышланган материаллар кабул ителә);

«Яшь корреспондент» (әлеге номинациягә 5-11 сыйныфларда укучы яшь корреспондентларның татар телендә басылган яки эфирга чыккан материаллар циклы кабул ителә).

НИГЕЗЛӘМӘ 2023
КАТНАШУЧЫ АНКЕТАСЫ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*