tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Хәсән Идиятуллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
Бөтендөнья татар конгрессы Хәсән Идиятуллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Бөтендөнья татар конгрессы Хәсән Идиятуллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

12 март көнне безнең арабыздан тынгысыз милләттәшебез, гомере буе токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнгән Хәсән Сәгыйтьҗан улы Идиятуллин 66 яшендә бакыйлыкка күчте.
Хәсән Сәгыйтьҗан улы гомеренең 40тан артык елын авыл хуҗалыгына багышлаган, аеруча ат үрчетү тармагында зур көч түгеп, армый-талмый хезмәт иткән, татар атлары токымын үрчетүгә ярдәм күрсәткән, Россия күләмендә танылган олы шәхес иде.
Авыл хуҗалыгы өлкәсе белән генә чикләнмичә, ул халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына игътибарлы булды, туган ягы Башкортстанда сабантуйлар һәм башка милли-мәдәни чаралар уздыруда ярдәм кулы сузып яшәде. Шуны да әйтергә кирәк, Хәсән Идиятуллин Иглин районы Олы Теләк авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан төрле милләттәге тугандаш халыкларның геройлары аллеясен булдыруга күп көч түккән олы йөрәкле шәхес иде.
Бөтендөнья татар конгрессы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*