tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы
Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм  гореф-гадәтләр  елы

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

10 нчы март көнне Буа шәһәренең  М.М. Вахитов исемендәге гимназиясендә туган тел укытучыларының төбәкара семинары узды. Семинарда Ульяновск өлкәсеннән; Кама Тамагы, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Буа районнарыннан мәгариф идарәсе методистлары,   туган тел һәм әдәбият укытучылары катнашты. Кунакларга 5, 9, 10 нчы сыйныфларда Г. Тукай, Г. Ибраһимов, А. Гыйләҗев иҗатлары буенча ачык дәресләр;  Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм  гореф-гадәтләр  елы уңаеннан “Күңел кыллары – бәхет гөлләре”  исемле чара  күрсәтелде. Буа районы укытучылары, осталык дәресләре әзерләп, тәҗрибә уртаклаштылар.  Ульяновск өлкәсе Белем күтәрү институты баш белгече Ә.С. Абутдинова үзләре яшәгән җирлектәге милли мәгариф торышы белән таныштырды. Ульяновск өлкәсендә туган телне укыту торышы, туган телнең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Татарстан белән ныклы элемтәдә торулары, Татарстаннан методик ярдәм алулары, Буа төбәгендә узган чараларга теләп килүләре хакында әйтте.

Семинарга кунак итеп шагыйрә, язучыбик күп  җырлар авторы Гөлнур Хәлил кызы  Айзетуллова чакырылды. Автор тарихи-биографик материаллар тупланган “Баллы кирпеч” китабы белән таныштырды. Дүрт бүлектән торган китапта XIX  – XXгасырда яшәгән мәшһүр ташчы, кирпеч сугу остасы, халык архитекторы Ибәтулла Габдерәхим улы Рәхмәтуллин мирасы, нәселе турында биографик повесть, хикәяләр, истәлек-хатирәләр, энциклопедик материаллар, тарихи сурәтләр тупланган. 2022 нче елда дөнья күргән хезмәт һәр укытучының өстәл китабы булырлык.

                                       Мәсгудә Юнысова,Буа шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*