tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы коллективы Ринат Закировны юбилее белән котлады
Бөтендөнья татар конгрессы коллективы Ринат Закировны юбилее белән котлады

Бөтендөнья татар конгрессы коллективы Ринат Закировны юбилее белән котлады

Бүген, 2018 елның 1 августында “Бөтендөнья татар конгрессы” төбәкара иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зинур улы Закиров 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Бу уңайдан Ринат Закировны Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм БТК коллективы юбилее белән тәбрикләде. Юбилярга котлау сүзләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән Васил Шәйхразиев җиткерде. Котлау чыгышында ул Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның милләт горурлыгы, коллективның “җаны” булуын ассызыклап үтте.

Тәбрикләү тантанасында Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова да катнашты. Ринат Зинуровичны ул бик күп татар оешмаларының яклаучысы, саклаучысы, ярдәмчесе булуын әйтте, уңышлы хезмәттәшлек өчен рәхмәтен җиткереп, иң изге теләкләр теләде.

“Ак калфак” Бөтендөнья иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова исә, Ринат Закировны татар халкының “җиңүче батыры”дип, татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләре буенча, чиккән сөлге һәм чиккән кулъяулык тапшырды. Котлау тантанасы җылы, ихлас тәбрикләү сүзләре белән үрелеп барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*