tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы кубогына Пермь краенда стритбол буенча ярышлар узды
Бөтендөнья татар конгрессы кубогына Пермь краенда стритбол буенча ярышлар узды

Бөтендөнья татар конгрессы кубогына Пермь краенда стритбол буенча ярышлар узды

Бөтендөнья татар конгрессы кубогына Пермь крае Барда авылында стритбол буенча ярышлар узды. Барлыгы 22 команда катнашты.

Турнир нәтиҗәләре буенча, кызлар командалары арасында беренче урынны Барданың 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Чемпионка» командасы алды, икенче урынны Куземьяров мәктәбе командасы алды, өченче урынны Бичурин мәктәбе командасы алды.

2005-2007 елгы егетләр арасында беренче урынны Куземьяров мәктәбе командасы, икенче урынны Барда мәктәбе командасы, өченче урынны Барда гимназияләре командасы алды.

2008-2010 елгы егетләр арасында беренче урынны Барда гимназиясе командасы, икенче урынны Куземьяров мәктәбе командасы, өченче урынны 2 нче Барда урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы алды.

Ир-атлар арасында беренче урынны «Иске мәктәп» командасы, икенче урынны «Столпы» командасы, өченче урынны «Крепкий орешек» командасы алды. Чараның барлык җиңүчеләре һәм призерлары Бөтендөнья татар конгрессы истәлекле призларын һәм кубокларын алдылар.

Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Зөфәр Вәлиәхмәтов чараны бик зурлап бәяләде һәм татар яшьләренең спортка омтылуына сокланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*