tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әхмәдзәки” мәчетендә балалар өчен Сабан туе узды
“Әхмәдзәки” мәчетендә балалар өчен Сабан туе узды

“Әхмәдзәки” мәчетендә балалар өчен Сабан туе узды

Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларында Корбан бәйрәме уңаеннан балалар һәм гаилә бәйрәмнәре дәвам итә.

30 июнь, Корбан бәйрәменең 3нче көнендә, җомга намазыннан соң Казанның “Әхмәдзәки” мәчетендә балалар өчен Сабан туе узды. Татар халкының милли бәйрәмендә мәхәллә халкы төрле ярышларда көч сынашты. Балалар бик теләп бүләк кисү, кашыкка су салып йөгереп чиләкне тутыру, дартс кебек уеннарда катнашты. Сабан туеның күрке – милли көрәш булды. Ул мәчет янында махсус җәелгән келәмдә үткәрелде һәм батырга тәкә бүләк ителде. Бәйрәм программасы үз эченә шулай ук хәзрәтләрнең нәсыйхәтләрен, Коръән уку һәм дога кылу, иҗади остаханәләрдә катнашуны (мехенди, аквагрим) үз эченә алды, моннан берничә ай элек игълан ителгән “Безнең гаиләдә ислам” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бәйрәмгә килүчеләр корбан итеннән әзерләнгән пылаудан авыз итте.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*