tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородта I Идел буе Сабан туе узачак
Түбән Новгородта I Идел буе Сабан туе узачак

Түбән Новгородта I Идел буе Сабан туе узачак

Түбән Новгород шәһәренең “Автозавод” мәдәният һәм ял паркында 9 июльдә I Идел буе Сабан туе узачак.

Сабантуй – ул искиткеч күңелле, шау-гөр килеп торган, бар халыкны бер мәйданга туплаучы бәйрәм. Ата-бабаларыбыз мирасына ихтирам, хезмәткә дан җырлаучы әлеге бәйрәмне һәр милләт кешесе бердәм булып бәйрәм итә.

Милли бәйрәмгә Идел буенда урнашкан һәм елгалары Иделгә кушылган 41 төбәктән 500 делегат киләчәк. Шулай ук Сабантуйда Татарстан Республикасы Рәисе һәм Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы катнашуы да көтелә. Бәйрәмне оештыру өчен Татарстан Республикасыннан Түбән Кама районы беркетелгән.

Сабантуй программасына Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе иҗат коллективларының концерт номерлары, татар милли көрәше, спорт һәм балалар мәйданчыклары эше, “Осталар шәһәре” ярминкәсе һ. б. кертелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*