tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы “Татар-информ” агентлыгын юбилей белән котлады
Бөтендөнья татар конгрессы “Татар-информ” агентлыгын юбилей белән котлады

Бөтендөнья татар конгрессы “Татар-информ” агентлыгын юбилей белән котлады

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы коллективын 30 еллык юбилейлары белән котладылар. Агентлык җитәкчесе Шамил Садыйковка һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән актив эшләгән хезмәткәрләргә оешманың рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды. Шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән рәсми котлау да ирештерелде.

Хөрмәтле “Татар-информ” коллективы!

Сезне Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы һәм шәхсән үз исемемнән мәгълүмат агентлыгының 30 еллык юбилее белән тәбрик итәм.

1990 елларда татар дөньясы яңалыкларын халкыбызга җиткерү өчен оештырылган агентлык бүгенге көндә бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарлар өчен дә, Татарстан Республикасы халкы өчен дә төп мәгълүмат чараларының берсенә әверелде.

Өч дистә ел эчендә “Татар-информ”, үз дәрәҗәсен югалтмыйча, заман белән бергә атлаучы иң саллы мәгълүмат чараларының берсе булып, тагын да югарырак үрләргә иреште.

Татар конгрессын “Татар-информ” белән күпьеллык дустанә хезмәттәшлек берләштерә. Без һәрдаим бердәм булып, милләттәшләребезнең тормышын, халкыбызның мәдәниятен һәм сәнгатен танытуда бер юлдан барабыз. Агентлыкның Татар конгрессы тарафыннан оештырылган чараларны яктыртуда күрсәткән оперативлыгы – безнең өчен аеруча зур куаныч.

Кадерле “Татар-информ” коллективы хезмәткәрләре! Сезгә саулык-сәламәтлек һәм уңышлар телим. Нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Сезгә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә эшлекле һәм дустанә мөнәсәбәтләребез сакланыр дигән өметтә калабыз.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе                                                               В.Г. Шәйхразыев   

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*