tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы татар мөһаҗирлеге музеен булдырырга тәкъдим итә
Бөтендөнья татар конгрессы татар мөһаҗирлеге музеен булдырырга тәкъдим итә

Бөтендөнья татар конгрессы татар мөһаҗирлеге музеен булдырырга тәкъдим итә

Бөтендөнья татар конгрессы татар мөһаҗирлеге музее ачарга тәкъдим итә. Бу хакта Ленин ял итү комплексында узган “Архивлар һәм Россия халыкларының асылын саклау” исемле коуч-сессиядә әйтелде. Конгрессның Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров үз чыгышында мондый музейның кирәклегенә басым ясады.

  • Татар халкының чит илләрдә яшәүче зур диаспорасы бар. Алар арасында күренекле галимнәр, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм башкалар бик күп булган, алар хәзер дә бар. Без беләбез, аларның шактыйларының архивлары Татарстанга кайтарылды. Чит илләрдә иҗат иткән Гаяз Исхакый, Али Акыш архивлары бүген Казанда саклана. Әмма татар мөһаҗирләре мирасының күпчелек өлеше чит илләрдә, аларның балалары, оныклары, гаиләләрендә саклана. Ә бит бу татар халкы тарихына, аның иҗтимагый фикеренә кагылган искиткеч зур байлык. Мондый байлык тиңсез, ил халыклары арасында андый мирас башка беркемдә юк дип әйтсәк, ялгыш булмас, – ди Данис Шакиров.

Аның сүзләренчә, безнең бөек шәхесләребез, олуг галимнәребез Йөсыф Акчура, Садри Максуди, Габдрәшит Ибраһимов, Фуат Туктаров, Абдулла Баттал-Таймас, Әхмәт Тимер, Әдилә Әйдә, Гөнүл Пултар, Сагадәт Чагатай, Надир Дәүләт һәм бик күп башкалар чит илләрдә иҗат иткәннәр. Шуларның мирасын туган илгә, Казанга кайтарып бер урынга урнаштыру безнең өчен мөһим бурыч булып тора.

Шуңа да Бөтендөнья татар конгрессы инде күптән Казанда Татар мөһаҗирләре музеен булдыру тәкъдиме белән чыкты. Мондый музей булса, чит илләрдәге милләттәшләр гаиләләрендә саклана торган архивларын туган илгә кайтарырга риза. Бу алар тарафыннан куела торган катгый шарт.

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан әлеге Татар мөһаҗирләре музееның концепциясе дә эшләнде, андый музейны урнаштырырлык Иске Бистәдәге тарихи биналар да тәкъдим ителде. Татарстан Республикасының 100–еллык юбилее якынаеп килгәндә татар халкы тарихын барлау аеруча мөһим эш булып тора. Шуңа күрә Бөтендөнья татар конгрессы Татар мөһаҗирләре музеен булдыру эшен тизләтергә чакыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*